Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә шәһәр прокуратурасының яңа бинасын ачты

Татарстан Президенты Яшел Үзәнгә сәфәре барышында шәһәр прокуратурасының яңа бинасын ачты. Бинаны проектлауда террорчылыктан саклану буенча барлык таләпләр, шулай ук шәһәр прокуратурасының барлык хезмәткәрләрен уңайлы итеп урнаштыру мөмкинлеге бирердәй нормалар, стандартлар исәпкә алынган.

Бүген биредә 20 – оператив һәм 3 гадәти хезмәткәр штатта тора. Барлык кабинетлар кирәкле техника белән җиһазландырылган. Бинада матбугат залы һәм архив булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә өсте ябулы футбол манежында да булды. Корылма узган елда республика программасы кысаларында төзелгән. Хәзер биредә 315 яшь футболчы шөгыльләнә, алар белән 9 тренер эшли. Яңа объект ел дәвамында күнегүләр оештыру мөмкинлеге бирә.
Шуннан соң Президент “Каенлык” шәһәр паркын төзекләндерү белән танышты. Парк ике өлештән тора. Беренчесе – ял итү өчен, икенчесе – чаралар үткәрү өчен. Паркны төзекләндерү эшләре берничә этапта алып барыла. Рөстәм Миңнеханов яңа паркта халык белән аралашып алды. Яшел Үзәндә Президент яңартылган “Порт” яшьләр үзәгендә дә булды.


Фикер өстәү