«Ак барс» Дмитрий Кагарлицкий белән килешү төзеде

 31 яшьлек уенчы моңа кадәр Мәскәү «Динамо»сында алка сукты. КХЛ тарихында иң яхшы 20 бомбардир исемлегенә керде. 544 очрашуда 389 очко (140 алка һәм 249 пас) җыйды.

Кагарлицкийны күпмедер дәрәҗәдә Станислав Галиевка алмаш дип тә әйтергә мөмкин. «Ак барс» уенчысы Мәскәүгә китте, «Динамо»ныкы исә Казанга килде. Дөрес, Кагарлицкий Мәскәүдә беренче звенода, КХЛның иң нәтиҗәле һөҗүмчеләре саналган Вадим Шипачев белән Дмитрий Яшкин янәшәсендә уйнады. Казанда алар юк, хоккейчыга барысын да яңабаштан башларга, сынау узарга туры киләчәк. «Аның тәҗрибәсе бар. Дмитрийны ике ел элек тә чакырган идек. Аның Казанга килергә теләк белдерүенә шатбыз», – ди «Ак барс»ның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов.

Кагарлицкий – Казан командасы белән килешү төзегән яңа уенчыларның бишенчесе. Беренче булып «Ак барс»ка 30 яшьлек капкачы Игорь Бобков килде. Узган сезонда «Авангард» өчен чыгыш ясады, әмма плэй-оффта күп уйнамады. Ә тәҗрибәсе җитәрлек. Аннары Казан клубына 24 яшьлек Кирилл Панюков килде. Моңа кадәр ул «Барыс»та уйнады. Нур-Солтанда туып үскән егетне башка клублар да чакырган. Ул исә Казан командасы белән икееллык килешү төзегән. 26 яшьлек Кирилл Адамчук Казан өчен ят кеше түгел. Кайчандыр ул «Барс»та уйнап киткән егет.

Швед һөҗүмчесе Пер Линдхольмның, артык зур булмаса да, НХЛда уйнау тәҗрибәсе дә бар. Океан артында 30 яшьлек һөҗүмче барлыгы 109 уенда чыгыш ясаган. Швед лигасында матчлары да, очколары да күбрәк җыелган. Олимпия Уеннарында да уйнаган. «Күпмедер дәрәҗәдә «Ак барс»тагы хәлләр турында беләм. Кайчандар Казанда уйнап киткән Оскар Меллер белән сөйләштем. Аннан начар сүз ишетмәдем. Адам Рейдеборн («Ак барс»ның элеккеге капкачысы. – Ред.) Казанга барырга киңәш итте. Шуңа күрә сезон башлануны зарыгып көтәм», – ди Линдхольм.

Казаннан киткән уенчылар исә дистәдән артык. Билгеле булганча, Казан клубы чит ил хоккейчыларының күбесеннән баш тартты. Тамашачы өчен исә иң зур югалту сакчы Альберт Яруллинның китүе булды. Гел Казан бозында чыгыш ясаган уенчы «Ак барс»ның лидерларыннан саналды. 396 уенда бозга чыкты, 118 (27+91) очко җыйды. Ә иң мөһиме  лидерлык сыйфатларына ия уенчы саналды. Хоккейчы үзе дә, клуб җитәкчелеге дә бу хәлне, акча белән бәйле түгел, диләр. «Бу –  шәхси карар һәм уен белән бәйле булмаган нәрсәләрнең сер булып калуын телим. Үзем дә бөтен карьерамны Казанда үткәрермен дип уйлаган идем», – диде Альберт. Күпләр шулай уйлады. Үзебездә туып үскән уенчылар, араларында татар егетләре дә булу – «Ак барс»ны Казандагы башка спорт клубларыннан аерып торган төп сыйфатларның берсе әнә шул иде. Узган сезонда башкала командасы: «Мин яратам сине, Татарстан!» – дип уйнады. Быел бу сүзнең мәгънәсен аңлаучылар азрак булачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү