Буш кайтмадылар. «Рубин» сезонның беренче очрашуын ничьядан башлады

1 очко белән башладылар. Бер еллык тәнәфестән соң премьер-лигага әйләнеп кайткан «Рубин» беренче очрашуын Мәскәүдә уздырды һәм «Локомотив» белән ничьяга уйнады. Яңа килгән футболчылар сөендерде, аның каравы Рәшит Рәхимов уенчылары җиңүне кулдан ычкындырды.

Тарихка күз салсак, моннан 20 ел элек – 2003 елның 16 мартында «Рубин»ның премьер-лигада тәүге очрашуын уздырганы искә төшә. Мәскәүдә ЦСКАга каршы узган уенда Корбан Бәрдыев командасы 0:4 исәбе белән оттырды. ЦСКАның ике тубын – хәзер «Оренбург»ның баш тренеры булып эшләүче Иржи Ярошик, тагын берсен – «Зенит»ның остазы Сергей Семак, дүртенчесен соңгы елларда Корбан Бәрдыевның ярдәмчесе вазыйфасын башкарган Дмитрий Кириченко кертте.

Инде үзебезнең көннәргә әйләнеп кайтсак, шимбә көнне Мәскәүдә «Локомотив»ка каршы узган очрашуда «Рубин» 3 нче минутта ук исәпне ачты. Төп командада тәүге уенына чыккан Яшел Үзән егете Илья Рожков пас бирде, ә командага әле генә килеп кушылган албан уенчысы Мирлан Даку беренче тубын кертте. Сүз уңаеннан, 18 яшьлек Рожков «Рубин»ның премьер-лигада нәтиҗәле пас биргән иң яшь уенчысы булып танылды. Моңа кадәр иң яше булып быел Италия чемпионатын откан һәм Европадагы иң талантлы уенчылар исемлегенә кергән Хвича Кварацхелия санала иде. Мирланд Даку керткән туп исә «Рубин»ның ил чемпионатларындагы 2800 нче голы булып тарихка кереп калды. Беренчесен 1958 елның 20 апрелендә Херсонның «Спартак» капкасына Игорь Игнатов керткән булган.

Даку гол белән генә тукталып калмады, Джоэль Фамейе туп керткәндә, аңа пас та бирде һәм очрашуның иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды. Гомумән алганда, команданың яңа футболчылары яхшы уен күрсәтә алды. Угочукву Иву көндәшләргә һөҗүм оештырырга комачау итсә, Игор Вуячич Артем Дзюбага туп кертергә ирек бирмәде. Әмма «Локомотив»ның оста уенчылары Дзюбадан башка да җитәрлек. Әнә шулар исәпне ике мәртәбә тигезләп, «Рубин»ны 3 түгел, ә 1 очко белән кайтарып җибәрделәр. Араларында узган ел Казанда уйнап, быел Мәскәүгә күчкән Илья Самошников та бар.

Аңлашыла инде, беренче уеннан соң ук Рәшит Рәхимов командасының нәрсәгә сәләтле булганын чамалавы кыенрак. Әмма «Рубин» премьер-лига гына түгел, Россия Кубогында да чыгыш ясый. Беренче һәм премьер-лига арасындагы аерманы 3–4 уенчы белән генә каплап булмый. Димәк, яңа футболчылар комачау итмәячәк. Инде янә тарихка күз салсак, 2003 елгы сезонның соңгы очрашуында «Рубин»ның янә ЦСКАга каршы уйнаганы искә төшә. 1 ноябрьдә Татарстан башкаласында узган ул матчта җиңү яулап, Казан командасы чемпионатта өченче урынны алган иде.

 

 


Фикер өстәү