Рөстәм Миңнеханов формаль булмаган хезмәт базарына каршы көрәшергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика министрлыклары һәм муниципалитетлары башлыкларына консолидацияләнгән бюджетка керемнәрне арттыруга юнәлдерелгән күрсәтмәләр бирде. Тиешле бурычларны ул төбәкнең финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә формалаштырды.

Миңнеханов беренче эш итеп табышка салым буенча вазгыятькә даими мониторинг үткәрергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта 39 зур предприятие бюджетка акча күчерүне киметкән.

«Предприятиеләрнең сизелерлек өлеше, 24 процентка якыны зыянга эшли. Предприятиеләрнең якындагы айларга һәм перспективага фаразларын белергә, җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Кем зыянга эшли – бу сигнал, зур проблемалар туарга мөмкин», — диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук НДФЛ керемнәренең 53,2 миллиард сум тәшкил итүен әйтте, бу уңай динамика санала, әмма тугыз муниципалитетта (Апас, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мамадыш, Аксубай, Чүпрәле, Кама Тамагы, Әтнә һәм Тәтеш районнары) салым акчасы кимегән. Миңнеханов аның ни сәбәпле кимүен ачыкларга кушты.

ТР Рәисе шулай ук «күләгәдәге» эш хакын легальләштерү буенча комиссияләр эшчәнлегенә игътибар юнәлтте. Ул район башлыкларына формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү эшен көчәйтергә күрсәтмә бирде.

 


Фикер өстәү