Татарстанда оныгы бабасының мәетенә тап булган

Ир-ат берничә көн элек җан тәслим кылган.

Кичә кичен Чаллыда ике ир-атның мәете табылган. Берсе – өлкән яшьтә, икенчесе – яшь булган, дип яза “Челнинские известия”. 79 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен оныгы тапкан. Ул, бабасы телефонын алмагач, кичке сәгать биштә аның фатирына юл тоткан. Өлкән яшьтәге ир-атның 44нче комплекста урнашкан йорт фатирында 2-3 тәүлек элек вафат булганлыгы ачыкланган.

31 яшьлек ирнең телефонын алмавы исә танышын борчуга салган. Хатын-кыз якшәмбе кичендә аның фатирына барырга булган. ЗЯБ бистәсендәге йорт фатирында танышының мәетен күреп, шик халәтендә калган. Ир-ат берничә сәгать элек кенә вафат булган.


Фикер өстәү