Миңнеханов: Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 2021 елда 414 млрд сум керәчәк

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты керемнәре 414 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Республиканың үз керемнәре 333 млрд сумга бәяләнә, без бу саннарны көтәбез. Федераль программаларны исәпкә алып, керемнәрнең барлык суммасы 414 млрд сум булачак. Хәзер чыгым вәкаләтләрен һичшиксез үтәү өчен, икътисад һәм бюджет керемнәренең уңай динамикасын саклап калу мөһим», — дип искәртте ул.

ТР Президенты сүзләренчә, резервлар һәм эшчәнлекләрен торгызу өчен зыянга эшләүче предприятиеләр белән эшне дәвам итәргә кирәк. Шулай ук бюджетка бурычларны киметү буенча эшне дәвам итү мөһим. Бүгенге көндә ул 7,9 млрд сум тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов тырыш хезмәт нәтиҗәсендә аны 859 млн сумга киметә алуны әйтте.

ТР Президенты искә төшергәнчә, 2022 елга бюджет кабул ителгән инде. «Ул киеренке. Бездә дефицит — 24 млрд сум. Аны безгә резервлар хисабына капларга кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга бюджет белән эшне 20 декабрьгә кадәр тәмамларга кушты. Алар балансланган, дефицитсыз булырга һәм Татарстан Финанс министрлыгы белән килештерелгән параметрларга катгый туры килергә тиеш.


Фикер өстәү