Рөстәм Миңнеханов табышка салым буенча керемнәрнең кимүенә юл куймау өчен даими мониторинг алып барырга кушты

Татарстан Республикасында 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча узган елның шул ук чорына карата табышка салым буенча керемнәр кимегән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул предприятиеләрдәге вәзгыятьне, шул исәптән аларның киләчәккә фаразларын даими мониторингларга, җитештерүчеләр белән берлектә финанс нәтиҗәләрен анализларга, аларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә кушты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм салым хезмәте белән берлектә, эшне җайга салырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, чөнки бюджетның сыйфатлы һәм тигез үтәлеше күп нәрсәгә бәйле.

Физик затларның керемнәренә салымга килгәндә исә, «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссияләр кысаларында эшне дәвам итәргә, шулай ук НДФЛ буенча түләүләрне киметүгә юл куйган муниципаль районнар буенча вәзгыятьне анализларга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, быел физик затлар кеременә салым Яңа Чишмә һәм Апас муниципаль районнарында кимегән.

Моннан тыш, җир салымына игътибар итәргә кирәк, дип белдерде Татарстан Рәисе. Җир салымы узган ел белән чагыштырганда — 9%ка, яки 530 млн сумга кимегән. 33 муниципаль районда кимүгә юл куелган.

«Кирәкле чараларны күрергә кушам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Тагын бер мөһим мәсьәлә — физик затлардан милек салымнарын җыю. «Дәүләт һәм муниципаль органнарга, федераль хезмәтләргә һәм предприятиеләргә аңлату эшләре алып барырга, 2022 елда милек салымнарын билгеләнгән срокларда түләүне, шулай ук булган бурычларны түләүне тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә барышында ТР Рәисе Татарстанда РФ Хөкүмәтенең 1119 номерлы карары механизмнары кысаларында индустриаль паркларның инфраструктура объектлары булдырылуын искәртте — болар «Алабуга» МИЗ, «Алабуга-2. Нефть химиясе», «Лаеш», «ИнноПар»к.

«Бу мәйданчыклар буенча квартал саен инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм резидентлар тарафыннан салым түләү буенча барлык планлаштырылган күрсәткечләр катгый үтәлергә тиеш, — диде ул. — ТР Икътисад министрлыгына әлеге эшне катгый контрольдә тотарга кирәк. Бу — безнең үсеш резервыбыз.» Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә: 9 айда берләштерелгән бюджет чыгымнары еллык планның 66,4%ын тәшкил итә. Ул министрлыкларга һәм ведомстволарга, елның соңгы көннәрендә чыгымнарны үткәрү рөхсәт ителми, дип искәртте.

«Федераль акчаларны үзләштерү, шул исәптән илкүләм проектлар буенча да, аерым игътибар таләп итә. Быел илкүләм проектларга без 43 млрд. сум җибәрәчәкбез, шуның 15 млрд. сумы – республика бюджетыннан. Аларны 9 айда үзләштерү — 71,2%. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга ирешергә кирәк. Моннан тыш, киләсе елда республика чараларын дәүләт программаларына һәм илкүләм проектларга кертү буенча федераль органнар белән эшне дәвам итәргә кирәк», — диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү