Татарстанда социаль әһәмияткә ия түләүләр вакытында башкарылган

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, шушы тугыз айда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 171,9 млрд сум күләмдә акча кергән. 2019 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, бу 16,5 процентка азрак. Гадирәк әйтсәк, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быел 34 миллиард сумга якын азрак акча җыелган. Татарстан Президенты катнашында финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

– Узган атнада республика Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта 2021-2023 елларга бюджет кабул ителде. Бюджетка бәйле эшнең бик күптән мондый киеренке шартларда узганы юк иде. Бюджет кытлыгы 3,1 млрд сумны тәшкил итә, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Салым законнарында кабул ителгән үзгәрешләр өстәмә йөкләнеш бирә, эпидемиологик вазгыять аркасында билгесезлек саклана. Өстәмә финанс мөмкинлекләр эзләргә, салым бурычын кыскарту буенча булдыра алганча эшләргә һәм бюджетның чыгым өлешен оптимальләштерү чараларын дәвам итәргә кирәк.

Президент әйтүенчә, матди як чикле булуга карамастан, социаль әһәмияткә ия чыгымнар вакытында башкарылган. Бу – хезмәт хаклары, пособиеләр. Шактый өстәмә акча сәламәтлек саклауга тотылган.

Республика бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 140,3 млрд сум акча кергән. Аның иң зур өлешен керемгә салым тәшкил итә. 9 ай эчендә җыелган андый акча 42,1 млрд сумга җиткән. Бу исә 2019 елгы күрсәткечтән 43 процентка азрак. Татарстанда узган ел белән чагыштырганда физик затларның керемнәренә салым күрсәткечләренең кимүе Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Тукай, Чирмешән районнарында күзәтелә.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу күп очракта эшсезләр саны артуына да бәйле. Хәзер республикада шундый 70 мең кеше бар. Шуларның 40 проценты – озак вакыт эшләмәүчеләр, яисә “күләгәдә” хезмәт күрсәтүчеләр. Эшсезләр санының артуы Әлмәт, Баулы, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Биектау һәм Лениногорск районнарында күзәтелә.

Агымдагы елда Татарстанга федераль бюджеттан 72,6 млрд сум акча күчәчәк. Узган ел белән чагыштырганда бу ике мәртәбә артыграк сумма. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга килгәндә, республика җитәкчесе барлык күрсәткечләргә ирешергә кирәк дип белдерде.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлардан – 29,3 млрд, оешмалар милкенә салымнан – 19 млрд, транспорт салымыннан 1,9 млрд сум күләмендә акча кергән. Җир салымы 5,3 млрд сумны тәшкил итә.


Фикер өстәү