Капкачсыз чиләкләр. Үз тиңеңне ничек табарга?

«Буйдаклар йөри картаеп – өйләнергә кеше юк…» Ни кызганыч, әмма яшьләр гаилә корырга ашыкмау гына түгел, өйләнми картаеп, гомерен ялгызлыкта уздырган кешеләр дә шактый. Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге китергән саннар әнә шуны дәлилли. Ялгызлык проблемасын хәл итеп буламы? Үз тиңеңне ничек табарга? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләп карады.

Кайда соң син, насыйп ярым?

Ялгызаклар, гаиләсез-йортсыз буйдаклар җәмгыятьтә һәрвакыт булган. Әмма соңгы вакытта парсызлар күзгә күренеп арта, ә әлеге мәсьәлә елдан-ел кискенләшә бара. Статистикага күз салсак, республикада 35–49 яшьтәге 100 меңгә якын кеше беркайчан да гаилә кормаган икән. Югыйсә, бу категориягә кергән кешеләрнең гаилә кору гына түгел, балалар санын 25 меңгә арттыру мөмкинлеге дә бар, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова. 50 яшьтән узган буйдаклар саны да аз түгел: республикада алар бүген 60 меңнән артык.

– Безнең үзәк кискен демографик проблема булган ялгызлык мәсьәләсен инде күптән һәм тирәнтен өйрәнә. Россия фәнни фонды ярдәмендә социаль ялгызлык темасына тикшеренү үткәрәбез, – диде Чулпан Илдарханова.

Мәхәббәт һәм парлы булып яшәү хыялы һәркемнең күңел түрендә бардыр инде ул. Тик заман хатын-кызлары һәм ир-егетләре гаилә корып, балалар үстерергә бер дә ашкынып тормый. Һәрберсенең – үз сәбәбе. Пар канатсыз гомер кичерүчеләрнең кайберләре, характерлары туры килмәү сәбәпле, өйләнешеп аерылышкан булса, башкалары яр таба алмаган. Кемгәдер тәвәккәллек, кыюлык җитми, ә кемдер эш һәм карьерага бирелеп, шәхси тормышына вакыт таба алмый.

Ялгызлыктан ничек котылырга?

Җырдагыча, елганың да яры бар, минем генә ярым юк, дип җырлап утырырга кирәкми, ди ул. Проблеманың чишелеше бармы соң? Аңлашыла инде, таныштыру сайтлары белән генә буйдакларның барысын да гаиләле итеп бетерү мөмкин түгел. Гомерлек яр табу катлаулы мәсьәләгә әйләнеп барса да, моннан котылуның чарасын табып була, дип саный белгечләр. Әйтик, шушы көннәрдә генә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец республикадагы ялгыз кешеләр өчен дәүләт никах агентлыгы булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу өлкәннәр арасында ялгызлык проблемасын хәл итәчәк һәм туучылар санын арттырачак.

– Бушлай нигездә эшли торган дәүләт никах агентлыгы булдыру яхшы булыр иде. Коммерция нигезендә эшләүче никах агентлыклары бар бит. Ни өчен дәүләт хезмәте булдырмаска? Бу хәтта зур финанслар да таләп итмәс иде, бары тик оештыру эше генә кирәк. Мин кешеләрнең анда мөрәҗәгать итәчәгенә ышанам, – дип белдерде Ирина Волынец.

Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы, яучы Наилә Җиһаншина исә бер никах үзәге белән генә бу мәсьәләне хәл итеп булмый дип саный.

–  Ялгызлык мәсьәләсе җәмгыятебездә, чыннан да, бик нык таралган һәм киң җәелгән. Никах үзәге булдыру турында мин күптән әйтеп киләм инде. Бу проблеманы дәүләт үз карамагына алса, бәлки, боз урыныннан кузгалыр иде. Әмма бер генә үзәк җитмәс, берничә булырга тиеш, – дип сөйләде безгә Наилә Җиһаншина. – Яшьләр белән эшләү бик ансат. Алар эмоциональ, кешеләрнең күбрәк яхшы ягын күрергә өйрәнгән. Шуңа күрә 20–25 яшьлекләр, гадәттә, парны бик тиз сайлыйлар. Әйтик, аларның парларына таләпләре ун пункттан тора, ди. Шуларның ике-өче туры килсә, алар инде шундук гашыйк була, кавыша. 30 яшьтән соң бер-икесенә генә ризалашмыйлар, ун пунктның унысы да туры килүен көтәләр. 40тан соң таләпләр кими, чөнки кешенең инде өмете өзелә. Күбесе: «Мин ялгыз яшәргә өйрәндем, күнектем инде», – ди. Бик сирәге генә кияүгә чыга яки өйләнә, чөнки үзләренчә яшәргә өйрәнәләр һәм аны үзгәртәселәре килми.

Наилә Җиһаншина фикеренчә, ялгызлыкны җиңәр өчен яучылар гына түгел, укыта торган үзәкләр дә кирәк.

– Бер көн психологка барып, ике-өч сәгатьтә фикерне үзгәртеп булмый. Ул бит кешенең аңына сеңгән, моның белән айлар буе эшләргә кирәк. Фикерен, карашларын үзгәртмичә, кеше тормышын үзгәртә алмый, – дип саный яучы. –Без кавыштырган парлар күп, Аллага шөкер. Иң күбе 30дан узган кешеләр килә. Гаилә кормауларының сәбәпләре дә бертөрле: йә укыганнар, карьера төзегәннәр, «акча эшлим», «фатир алыйм» дигәннәр. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләрнең бары бер теләк – картайган көндә, кулга-кул тотынышып яшәп, бергә утырып чәй эчәрлек кеше булса, рәхәт булыр иде, диләр.

«Эзли чыгар хәлем юк»

Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Рамил Хәлембаевка – 52 яшь.  Йорт-җире җитешле, гөрләп торган хуҗалыгы бар. Кулыннан нинди генә эш килми: бакчасын тота, гөмбә җыя, мунча, ишегалды себеркеләре бәйли, бәлеш пешерә. Хатыны гына юк…

– Өйләнергә ничектер вакыт булмады. Әти-әнием шикәр чире белән авырдылар. Әти алданрак үлде, әни 2011 елда китеп барды. 12 ел әнине тәрбияләдем. Үзем эшкә дә йөрдем. Эштән куркып тормыйм мин, Аллага шөкер. Кечкенәдән әби үстерде мине. Ул миңа бөтенесен өйрәтте. Аш, бәлеш, гөбәдиягә хәтле пешерәм. Өйрәтеп калдырган әбиемә рәхмәт. Бакчачылык белән шөгыльләнәм. Бакчамда ниләр генә үсми: йөзем, караҗимеш (слива) дисеңме, кызыл карлыган, чия, яшелчәләр, карбыз, кавын. Алдан сарыклар, маллар асрап карадым. Мал тоту үзеңә генә авыр, эшкә чыгып булмый. Хайванны тоту гына түгел, акчасы да кирәк бит. Хәзер үзем өчен генә тавыклар асрыйм, – дип сөйләде Рамил абый.

«Пар канатлы булып, гаилә корырга телисезме соң?» –  дип сорыйм үзеннән.

– Үзеңнең ярыңны табу теләге бөтен кешедә бар инде ул. Апаларым да башлы-күзле булуымны бик тели. Мин дә каршы түгел. Тик үзем генә торып, ияләнеп беткән инде мин хәзер. Шуңа күрә эзли чыгар хәлем юк.
Әгәр дә танышырга теләүчеләр булса, мин каршы килмим. Үзем генә бит мин, монда дивар да сөйләшми. Кайбер көннәрне әни белән әти искә төшә. Ходай Тәгалә ничек язган инде… Бәлки, картлык көнемдә үз насыйбымны очратырмын, – ди Рамил абый тыйнак кына. – «Күктә никах укылмагандыр», – дип әйтәләр бит әле. Өйләнеп карасаң да, бер-берең белән торып китеп булмый. Минем әби дә шулай әйтә торган иде. Бер-берең белән аңлашып, хөрмәт итеп, кулга-кул тотынышып эшләп, өйдәге тормышны алып барып, булышып, яратып яшәүгә ни җитә…

Бүгенге заманда кызларның да гаилә корырга ашыкмавы шаккаткыч нәрсә түгел инде анысы. Лаеш районында яшәүче 36 яшьлек Зилә дә шундыйлардан.

– «Кайчан кияүгә чыгасың?» дигән сорау баштарак ачуымны чыгара иде. Хәзер инде моңа әллә ни исем китми. Мин әле тормышымда үз кешемне очратмадым. Утырып калам дип кенә күңелең тартмаган кешегә кияүгә чыгып булмый бит. Булсын өчен генә теләсә кем белән яшәп, парлы исемен күтәреп йөрисем килми. Ялгыз яшәүнең дә үз рәхәте бар, – ди Зилә. – Димләп таныштыручы, тиң пар табып бирүче оешмаларга ышанып бетмим. Кемнәрдер табып биргән кешене мәҗбүри яратып булмыйдыр ул. Гаилә кору – искиткеч зур җаваплылык та бит әле ул. Мөс­тәкыйль тормышка шулхәтле күнек­кәнмен мин, әлегә тормышымны ниндидер чит кеше белән күз алдына китерү авыр. Теләк юк түгел, әлбәттә. Тик һәр нәрсәнең үз вакыты дип саныйм мин. Кем белә, бәлки, бәхет тә елмаеп куяр.

Йолдызлар күп, бик күп санасаң…

Элек егет белән кызны димче карчыклар кавыштырса, хәзер моның өчен «никах үзәкләре» дә эшли. Республиканың күп кенә районнарында ялгызларның танышу клублары бар. Әйтик, узган елның декабрендә Чирмешән районында «Гаилә кору үзәге» ачылган. Ялгызларга ярдәм итүче бу үзәк районда ике елга якын эшли иде инде. Үзәк директоры Диләрә Ханова әйтүенчә, хәзер алар эшне берничә юнәлештә алып баралар. Төп максатлары – ялгызларга парларын табуда ярдәм итү. Шул ук вакытта үзәк белгечләре белем бирү учреждениеләре белән дә эшлиләр, гаиләләргә психологик ярдәм дә күрсәтәләр. Чирмешәнлеләр генә түгел, Казан, Пермь крае, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Тольятти, Самара, Башкортстаннан, хәтта Калининградтан да язучылар бар икән.

–  Безгә килгән ялгызлар шәхси анкета тутыра. Бүген аларның саны 100дән артык. Нигездә, 40тан алып 60 яшькә кадәргеләр мөрәҗәгать итә. Кешеләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, ни теләгәнен ачыклыйбыз, даими оештырыла торган чараларга чакырабыз, – ди Диләрә Ханова.

Менә шулай. Заман алга киткән саен, үз бәхетен таба алмый адашып йөрүчеләрнең саны артканнан арта бара. Табарга була икән бит, иренмәсәң. Теләк кирәк. Алай булса, ялгызлар урамында да бер бәйрәм булыр әле…

 

Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы:

– Ялгызлык проблемасын хәл итү өчен яшьләр оешмалары, мәдәният үзәкләре белән ныклап эшләргә кирәк. Спектакльләр, концерт, музей, китапханәләрдә ялгызлар өчен аерым программалар әзерләргә була. Яшьләргә, өлкәннәргә карата күбрәк шундый чаралар булдырып, бу мәсьәләне хәл итеп булыр иде, бәлки. Хәзер бит өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә кайда очрашырга, бер-берсе белән кайда танышырга белми. Үзара аралашу бик кирәк. Танышу өчен теләсә нинди мөмкинлекләр бар. Кешеләргә үзләренә дә актив булырга кирәк. Үз ярыңны теләсә кайда очратырга мөмкин. Автобус тукталышында, кибеттә, концертта, эштә. Иң мөһиме – яңа танышуларга ачык булу. Өйдә утырып, «ир, хатын табып бирегез» дип кенә мәхәббәтне табып булмый. Кеше арасына чыгарга кирәк. Безнең җиңел акыллылык инде бу, халык аның өчен дәүләт нәрсәдер хәл итәр дип уйлый. Тора-бара кеше ялкаулана. Чыгасы да, киенәсе дә, үзен дә карыйсы килми башлый. Әгәр син үзең теләмәсәң, дәүләт кенә моны хәл итә алмаячак.

Ләйсән Сафина

 

Сан

Татарстанда 35–49 яшьтәге 100 меңгә якын кеше беркайчан да гаилә кормаган.

50 яшьтән узган буйдаклар саны – 60 меңнән артык.


Фикер өстәү