Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһиров турында: «Мондый кешеләр – милләт йөзе»

Казан федераль университетының Император залында тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһировка 85 яшь тулуга багышланган тантана узды. Танылган галимне юбилее белән республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Республика өчен гадәти булмаган вакыйга бу, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, юбилярга мөрәҗәгать итеп. – Без бер гасырдан икенче гасырга күчкән чорда республиканы торгызу өчен күпне эшләгән, бүген дә Татарстанның, аның күп милләтле халкының үсеш юлларын эзләүне дәвам иткән шәхесне хөрмәтлибез». Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировның фәнни һәм педагогик хезмәтләрен генә түгел, бәлки сәяси эшчәнлеген дә югары бәяләде.

«Индус Ризак улы Таһиров бик күпләргә үрнәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Күренекле галим, көчле сәясәтче, педагог, зур шәхес. Туксанынчы елларда Татарстан Конституциясе, федераль үзәк белән килешүле мөнәсәбәтләр буенча эшләгәндә, Мәскәүдә эш төркемнәре һәм комиссияләрдә эшләгәндә аннан үрнәк алдык, үз фикереңне дәлилләргә, төгәл итеп җиткерергә дә аннан өйрәндек. Әнисенә, хатыны, гаиләсенә карата искитмәле мөнәсәбәте белән дә безне әсир итте ул. Мондый кешеләр турында, милләт йөзе, татар халкы йөзе, диләр».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Индус Таһиров күп нәрсәләрдә пионер булды. Татарстан Фәннәр академиясен оештыруны башлап йөрүчеләрдән берсе дә ул иде. Хәзер дә аның эшендә актив катнаша. Индус Ризак улы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче җитәкчесе вазыйфасында да зур абруй казанды.


Фикер өстәү