Казанда “ПолитЗавод” иҗтимагый-сәяси проекты башланып китте. Быел ул 100ләп катнашучы җыйды. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
– Проектның төп максаты – яшьләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, сәяси тәрбия бирү, активлаштыру. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Быел проектка 827 кеше килде, шуларның 100е белем бирү һәм конкурс сынауларын узды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин котлау чыгышында. – Проект белән бергә алар да үсә. Бу безне куандыра. Әйтәләр инде: яшьләр инициативалы түгел, диләр. Мин моның белән килешмим. Безнең яшьләр актив, ярдәмчел. Алар моны пандемия чорында исбатлады.
Алда – праймериз. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, “ПолитЗавод” мөһим һәм җитди вакытка туры килеп башланды.
Белешмә
“ПолитЗавод” – 18-35 яшь аралыгындагы актив яшьләрне республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итүгә юнәлтелгән иҗтимагый проект. Алты ай дәвамында конкурста катнашучылар үз проектлары буенча остазлар белән эшләячәк. Проект финалы 6 ноябрьгә – Татарстан Конституциясе көненә билгеләнгән. Гадәттәгечә, җиңүчеләрне Страсбургтагы Европа Советының Яшьләр үзәгенә бару, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары кураторлыгында стажировка узу мөмкинлеге көтә.
Шәп проект. Катнашучыларга уңышлар теләп калам.