Бишектә көйләми, «Тик-ток» өйрәтми

20–22 майда Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмасы белән берлектә оештырылган әлеге чарада республикабыздан, Россиянең 53 төбәгеннән һәм 7 чит илдән җыелган 300дән артык гүзәл зат катнашты. Биредә төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге, төрле җирлектә яшәүче, төрле вазыйфалар башкаручы хатын-кызлар очрашты. Хатын-кыз милләт өчен тагын ни эшли ала? Җыенда шул хакта сөйләштеләр.

Шәхесләр кирәк

«Адымнар» полилингваль мәктәбендәге чараларда да, традицион «Калфак туе»нда да татарның күренекле хатын-кызлары турында сүз барды. «Гомер дисбесе» дип аталган программа Рәшидә абыстай Исхакыйга багышланган иде.

– Шәхес булып танылган татар хатын-кызларының энциклопедиясен булдыру кирәк, – дигән бурычлар куйды «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова. – Гаилә һәм нәсел – шәхесне, шәхес – милләтне, милләт дәүләтне саклый.

Һәр җирлеккә кайткач, үз җирлегеңдәге шәхес хатын-кызларны барлау мөһим. Бу эштә үзләреннән зур өлеш кертеп, Краснодар өлкәсеннән Мәгубә Сыртланова бюстын эшләп алып килгән Рәхмәтуллиннар гаиләсенә аерым зур рәхмәт җиткерделәр. Әлеге сын Казан каласына янә бер бизәк булып куелачак.

Кем җаваплы: гаиләме, мәктәпме?

Милләтне саклап тору һәр халыкта хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Милли рух тәрбияләү ана сөте белән кереп, җелеккә сеңәргә тиеш. Ни өчен татарлыкны саклауда гаиләнең роле аеруча зурайды дигәндә, чөнки татар мәгариф системасы соңгы елларда күп югалтуларга дучар булды. Нишләргә?

– Үз хокукларыбызны даулый белергә кирәк. Шушы ил өчен бабаларыбыз күпме кан койган. Россияне дәүләт итеп торган дворяннарның шактый өлеше татар морзаларыннан икәне билгеле бит, – диде Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында. – Хосусый мәктәпләр ачу ягын карарга кирәк. Мәчетләрне дә татар телен саклау бастионына әйләндерү мөһим. Татарга креатив харизматик шәхесләр кирәк. Татар анасы гына татар баласы итеп тәрбияли ала! Милли идея һәм милли стратегия менә шул. Милли аналарны күрергә телим. Урыс хатын-кызы кемгә генә кияүгә чыкса да, ул баласын рус итеп үстерә. Ә татар хатын-кызы? Бубый, Аитовалар кебек бөек шәхесләр дип сөйлибез. Ә бүгенге шәхесләр кем?

Түбән Новгород өлкәсенең «Ак калфак» җирле оешмасы җитәкчесе Рәзилә Әхмәдуллина да телне саклауда хәлиткеч роль гаиләгә бирелә дип инанган: «Тумышым белән Татарстанның Азнакай районыннан мин. 90 нчы елларда руслашу дигән шаукым үз башымнан үтте. Авылдан Казанга килгәч, татарча сөйләшкәнне ишетеп, урамдагы кешеләрдән: «Ты что, чаплашка, русский язык не знаешь?» дигәнне ишеткән чорлар хәзер дә онытылмый. Шул ялгышка китерде дә инде: үз балаларым кимсенмәсен дип русча сөйләшеп үстердем. Ул чактагы бер буын узган тарих бу. Аннары аңга килеп, туган телне кабаттан өйрәтергә туры килде балаларга. Оныгым белән дә шул хәл. Аңа ике яшькә кадәр рус мохитендә яшәргә туры килде дә, хәзер татар теленә өйрәттем. Хаталарны төзәттем. Үз тормышымнан, чит төбәктә күпеллык күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: татар кешесенең бар ялгышы – туганнан алып ана телендә сөйләшмәүдә. Татар сыйныфлары ябылып, эшсез калган татар теле укытучысын очраттым беркөн. Кызы аңа «мама» дип дәшә, оныклары исә бөтенләй татарча белми. Милләтнең төп терәге булган татар теле укытучысы үз гаиләсендә үк руслашуга юл куйгач, таяну ноктасын каян эзләргә? Татарстаннан читтә яшәүче татарлар турында сөйләгәндә, тагын бер мөһим күзәтүне әйтми кала алмыйм. Гасырлар буе урыс арасында яшәгән татар кешесенең күңелендә хәзер дә барыбер курку утыра. Каршы әйтмәскә тырышу, үз фикереңне җиткерергә кыенсыну бар».

Озак еллар Казандагы 2 нче татар гимназиясен җитәкләгән Камәрия Хәмидуллина тел гаиләдә саклана дигән фикер белән килешми.

– Роман-повестьларны татар телендә уку ихтыяҗын җуйган ата-аналар бала тәрбияли бүген, шуңа күрә тел гаиләдә саклана дип әйтү дөрес түгел, – ди ул. – Туган телне милли мәктәп, милли мәгариф саклый! Тик милли фольклор белән мавыгып, аны милли мәгариф нигезенә салу ярамый. Нигезгә фәннәрне ана телендә укыту салынырга тиеш. Замана белән бергә атлап, көндәшлеккә сәләтле дөньяви белем бирелергә тиеш.

Яшьлек авазы

Милләтне саклау ысуллары дигәндә, бер чиктән икенчесенә ташлану мисалларын еш күзәтергә була. Миллилекне саклау гына аз, аны үстерү, баету да кирәк бит. Алтын урталыкны табу кыен, әлбәттә.

Әйтик, кеше китап укымый, виртуаль киңлеккә күчәргә кирәк. Имеш, яшьләр мондый җырлар тыңламый, Европача яңгыраш кирәк. Имеш, классик театр модалы түгел, эксперимент кирәк. Әлеге «имеш»ләрне күп санап  булыр иде. Тик укыла да, тыңлана да, карала да.

Шул ук вакытта йолалар белән мавыгып, бүгенге татар хатын-кызының реаль тормышы, аның проблемалары да читтә калмасын иде. Әйе, тегү-чигү, калфак, милли ризыклар, җыр-биюләр – болар бик күңелле анысы. Ләкин бала үстерүче аналарның ничә проценты өчен бу актуаль икән? Инде мичне дә телевизор яисә музейларда гына күреп белгән баласына әлеге күренешләр тарихы тәрбия нигезе була аламы? Каз йолкымый бүгенге хатын-кызларның күбесе. Әлеге йоланы төптән өйрәнү бәлки аңа кирәк тә түгелдер. Гаилә, өй, эш, баланың түгәрәкләре, иҗтимагый тормыш – туктаусыз хәрәкәттә бит ул бүгенге татар ханымнары. Әмма заманның тизлек шартларында ничек «янып» бетмәскә, өстенлекне нәрсәгә бирергә, гаиләгә дә, эш өчен дә вакыт калсын өчен нинди эш шартлары булдырырга, дәүләттән нинди ярдәм сорарга, шул нисбәттән кануннарга нинди үзгәрешләр кертергә – менә аны борчыган мәсьәләләр. Бүгенге татар хатын-кызының бурычы – булган мирасыбызны җуймыйча, заман белән бер дулкында яши белү.

Яшьләр дигәндә, татар мөслимә хатын-кызларының киемнәр дизайнеры, блогер, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләсенә килен булып төшеп, төп йортта яшәүче Альбина Фазлыеваның чыгышы күпләрне битараф калдырмагандыр. Милли форматны бренд итеп алып бизнесын корган, аны популярлаштыру белән беррәттән акча да эшли белгән ханым ул. Шунысы куандыра: әгәр әлеге товарларга ихтыяҗ булмаса, бер генә эшкуар да коры

энтузиазмда озак эшләмәс иде, димәк, милли киемнәргә сорау бар. «Урамда башка гасыр, башка заман, башка кыйммәтләр бит» дигәнне сәбәп итмичә, заманга яраклаша белеп, милли тәрбия белән динне бер толымга үрә белгән, әле алай гына да түгел, бар халык шәһәргә агылган мәлдә авылда менә дигән итеп, башка дин һәм милләт вәкилләрен дә сокландырып яшәүче әлеге гаилә ихтирамга лаек.

Җыенга йомгак ясап, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге чараның «Татарлар: гамәл стратегиясе» кысасында узуын әйтте:

– Кем соң ул хәзерге татар кешесе? Милләт дигәндә телне, илне, гореф-гадәтләрне саклар өчен, безнең өчен беркем дә эшләмәс. Татар буларак моны үзебез генә эшли алабыз. Мәктәптә укыган чорда безнең авылда русча белүче бер генә кеше бар иде. Ул – рус теле укытучысы. Хәзер башка вазгыять. Тел саклау дигәндә дә үзебездән башлыйк.

 

Ләйсән Низамова

Фото: Татар-информ/ Рамил Гали

 


Фикер өстәү