Танылган шәхесләр Бөтендөнья татар конгрессы тарихын искә ала

Разил Вәлиев, 1992–2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, 2002–2012 елларда Мәдәният комиссиясе рәисе

«Бүген вазгыять тә, мөмкинлекләр дә башка»

Узган гасырның 80 нче елларында татар халкы арасында милли хәрәкәт  активлашып китте. Халыкның милли аңы үсә башлады. Илдәге демократия җилләре аның өчен шактый гына мөмкинлекләр тудырды. Бу активлашуның  кульминацион ноктасы буларак  1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителде. Шуннан соң инде башка бик мөһим сәяси вакыйгалар да булды: Конституция кабул ителде, референдум үткәрелде. Әмма аңа кадәр, 1992 елның башында, Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессын оештыру турындагы фәрманы чыкты. Мондый оешма ни өчен кирәк булды? Бу хакта төрле фикерләр бар. Берәүләр аны иҗтимагый оешмаларга көндәш буларак кабул итсә, икенчеләр милли хәрәкәтнең эшчәнлеген дәүләт мөмкинлекләрен файдаланып алып баруда күрделәр. Чыннан да, иҗтимагый оешмалар үз эшләрен эшлиләр, ул заманда алар бигрәк тә актив эшләделәр. Әмма дәүләт ярдәменнән башка алга куйган зур максатларга ирешү, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкын берләштерү мөмкин түгел иде, монда дәүләтнең барлык мөмкинлекләрен дә файдалану кирәк булды.

Шулай итеп, 1992 елда конгресс оешты. Милли оешмалар да үз эшләрен дәвам иттеләр. Безнең бурычларыбыз бер, максатларыбыз уртак иде: татар халкының сәяси һәм икътисади мөмкинлекләрен арттыру, аның  дәүләтчелеген ныгыту, туган телне, милли мәгарифне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм башкалар. 1992 елның 19 июнендә конгрессның беренче корылтае үткәрелде. Мин корылтайларның һәрберсендә катнаштым, кайберләрендә чыгыш ясарга да, секцияләрне җитәкләргә дә туры килде. Ул чорда мөмкинлекләр башкачарак, зуррак иде.  Нәкъ шул елларда милли мохтариятләр булдыру турында Россия күләмендә закон чыкты. Шуңа нигезләнеп, татар халкының да федераль дәрәҗәдәге милли автономиясе барлыкка килде. Һәм шунысы үзенчәлекле: ул елларда милли мохтарият белән конгресс берләшеп эшләделәр. Аларның икесенә бер уртак җитәкче – атаклы галим, академик Индус ага Таһиров булды. Бу бергәлекнең көче зуррак кебек тоела иде безгә. Ике көчле оешма. Аның берсе федераль закон белән расланган, икенчесе – Татарстан Президенты Указы белән. Индус ага бу мөмкинлекләрдән бик оста файдаланды. Мин ул вакытта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары идем. Индус Таһировның эш стиле, дәлилләре, чыгышлары күңелемә һәрчак якын булды. Ул чорда читтә яшәүче милләттәшләребез янына күп йөрдек. Кайсы гына төбәккә барсак та, Индус ага иң зур җитәкчеләр белән очрашырга җай тапты. Анда яшәүче татарларның проблемаларын бик оста итеп җиткерә, фәнни дәрәҗәдә дәлилле итеп аңлата белде. Шуңа күрә шактый гына уңышларга ирешелде дә. 1994 елда Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү турында беренче шартнамә кабул ителде, монда да Индус аганың роле бик зур иде. Ул татар халкының, аның дәүләтчелегенең тарихын яхшы белә. Россия делегацияләре белән аралашкан вакытта аның саллы чыгышлары һәрчак нәтиҗәле булды.

Әйтергә кирәк, конгресс эшчәнлегенә кагылышлы традицияләр хәзер дә дәвам итә. Әмма бүген инде сәяси вазгыять тә, мөмкинлекләр дә башка. Конгрессның структурасында да үзгәрешләр булды. Элек аның башкарма комитеты гына бар иде. Хәзер карарлар чыгаручы югарырак оешмасы –Милли җыены да барлыкка килде. Ул күбрәк идеология белән шөгыльләнә, эшчәнлеккә юнәлеш бирә, стратегия документлары, концепцияләр әзерли, максатларны билгели. Башкарма комитет исә шушы Милли җыен кабул иткән карарларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә.

 

Ренат Харис, Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты

«Замана да, таләпләр дә үзгәрә»

Бөтендөнья татар конгрессының идея һәм концепция авторы буларак, 30 ел элек булган хәлләр бүгенгедәй күз алдымда. Ул вакытта мин «Татарстан хәбәрләре» дип аталган парламент газетасының баш редакторы, Татарстанның Югары Советы депутаты (ул вакытта безнең парламент шулай атала иде),  мандат комиссиясе рәисе идем. Казан кремлендә, Югары Совет бинасындагы  бер бүлмәдә безнең редакция коллективы әле оешып кына килә. Гаҗәеп кызыклы һәм киеренке  еллар иде бу, чөнки параллель рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы да оеша башлады. Ул дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәгән татарларны милләт, халык булып берләштереп торырга дигән ният белән төзелде. Татарстанда яшәүче татарлар дөньядагы барлык татарларның мәнфәгатен күз уңында тотып, аларга таянып, ә читтә гомер итүче милләттәшләребез безгә таянып, ярдәмләшеп гомер итәргә тиешләр. Шул чагында гына безнең киләчәгебез, язмышыбыз имин булачак.

Эш барышы болайрак булды. 1991 елның март – апрель айлары. Мин булачак оешманың концепциясен, нигезләмәсен эшләдем. Ул вакытта Дәүләт Советында аппарат җитәкчесе Хәләф Низамов иде. Документларны аңа күрсәттем. Ул мине Югары Совет рәисе Минтимер Шәрипович Шәймиев янына алып керде. Минтимер Шәрипович, гадәттәгечә, мәсьәләгә бик җитди карады, төрле яктан килеп фикер йөртте, бәхәсләште, аның нинди сәяси проблемалар тудырачагы турында ачыктан-ачык уйланды. Ул да Җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче татар милләтен тарихи туган җирләре белән элемтәдә тотучы көч кирәклеге турында күптән уйлана икән. Кыскасы, ул аны хуплады. «Әйдәгез, оештырабыз, моның өчен оештыру комитеты булдырырга кирәк, тиз арада исемлек китерегез», – диде. Ул вакытта Югары Советның юридик бүлеген Рәисә Сәхиева җитәкли иде. Без өчәүләп –  Хәләф Низамов, Рәисә Сәхиева һәм мин – конгрессның оештыру комиссиясен төзедек,  иң беренче документларының проектларын әзерләдек. Конгрессның беренче корылтае 1992 елда булды. Ул вакытта Минтимер Шәрипович Шәймиев Татарстан Республикасының Президенты иде инде.

Әйтергә кирәк, конгресс төзү идеясе тикмәгә генә тумады. Бөтен яктан да киеренке ул заманда Татарстан Конституциясен төзү буенча комиссия эшләде. Аның җитәкчесе Президентыбыз Минтимер Шәймиев иде. Мин – шул комиссия әгъзасы, «Татарстан дәүләт символлары» һәм «Республикабыз башкаласы» дигән маддәләр өчен җавап бирәм. Бу хакта соңрак китап та яздым. Ул татар, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыкты. Төп Законны эшләү барышында республика, аның киләчәге, халкы турында уйланасың. Татарстанда татарларның 25 проценты гына яши, 75 проценты читтә гомер итә. Ә без Төп Законны кем өчен кабул итәбез? Татарстанда яшәүче татарлар өченме, әллә инде бөтен дөньяда таралып яшәүче татарлар өченме? Әлбәттә, безнең уебызча, ул бөтен татар өчен булырга тиеш иде. Татарстан Республикасы Конституциясендә соңрак «Республикада яшәүче халык, дәүләтебез Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтергә тиеш» дигән маддә дә барлыкка килде, ягъни конгресс идеясе республикабызның Төп Законы белән ныгытылды, гамәлгә кертелде.

Бөтендөнья татар конгрессын төзү турындагы указга Минтимер Шәймиев имза куйды. Без аннан: «Бу оешманың җитәкчесе сез булырга тиеш түгелме?» – дип сорадык. «Юк, – диде ул. – Минем эшем республика чикләрендә кала. Монда шундый кеше кирәк: ул бөтен татар халкына билгеле дә, теоретик яктан әзерлекле дә булсын, татарча да, русча да яхшы белсен, башка телләрне белсә дә бик әйбәт. Менә шундый абруйлы кеше эзләп табыгыз», – дип күрсәтмә бирде. Уйлый торгач, иң беренче рәис итеп академик Индус Таһировны тәкъдим иттек. Һәм бу кандидатураны беренче корылтай бертавыштан кабул  итте.

«Конгресс өметләрне акладымы?» дигән сорауны еш бирәләр. Әлбәттә, аклады. Тик замана үзгәрә. Аның белән бергә конгресска да, республикага да, милләтләргә дә таләпләр үзгәрә. Шул таләпләргә җавап бирә-бирә, конгресс үзенең эшен үзгәртә торды. Иң мөһиме – татарны, республикабызны, мәдәниятебезне, тарихыбызны башка халыкларга күрсәтү-таныштыру. Әгәр халыклар бер-берсен белмәсә,  бер-берсен аңламаса, дус яши алмый, ә дуслыкның булмавы илнең нигезен какшата. Аны икътисад кына саклап кала алмый. Кайда гына яшәсә дә, татар беркайчан да шул төбәктә, илдә-дәүләттә ыгы-зыгы чыгармады, матур итеп яши белде, һәм алда да шулай булачак. Безнең конгрессыбызның да төп максаты – милләтебезне берләштереп, аңа башка милләтләр арасында үзенең лаеклы урынын тотарга ярдәм итеп, Россия дәүләтчелегенең нигезен  ныгыту.

Ринат Закиров, 2002–2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе

«Республикабыз өчен дә зур дәрәҗә»

Утыз ел гомер эчендә Бөтендөнья татар конгрессы зур юл үтте. Шушы чорда татар дөньясы Татарстан белән бер дулкында яшәүгә иреште. Бүген дөньяның 42 илендә, Россиянең 70тән артык төбәгендә татарның 458 милли һәм дини оешмасы эшли, үзара хезмәттәшлек итә. Кайсы гына өлкәне алма – мәгарифме, фәнме, спортмы, икътисадмы, авыл хуҗалыгымы – һәр тармакта милләттәшләребез үзләрен иң яхшы яктан күрсәтә.

2002 елда, конгрессның III корылтаенда мине башкарма комитет рәисе итеп сайладылар. Аңлавымча, безгә системалы, киң күләмле хәрәкәт кирәк иде. III корылтайда күп кенә делегатлардан татар яшьләрен милли хәрәкәткә җәлеп итү турында фикерләр яңгырады. Алар арасында чит төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге татар яшьләрен Татарстан югары уку йортларында укыту мәсьәләсе дә бар иде. Без исә киңрәк бурыч – татар дөньясындагы үзебезнең оешмаларга бәйле аерым яшьләр хәрәкәтен оештыруга алындык. Нәкъ шул вакытта махсус татар яшьләре оешмалары барлыкка килде, аларның саны 50дән артты.

Мәгариф өлкәсендә махсус программа булдыруга ирештек. Ел саен читтә яшәүче йөзләгән татар баласы республика югары уку йортларына укырга керә башлады. Бу проект чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бигрәк тә кулай булып чыкты. Әйтик, Кытайдан чыккан 100дән артык татар яшьләре төрле елларда Казан югары уку йортларында уку бәхетенә иреште. Яшьләр белән тыгыз элемтәдә эшли башлагач, бу эшчәнлекнең төп оештыручысы кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп, без 2004 елда беренче Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздырдык.

Дин өлкәсендә дә шактый катлаулы проблемалар булуы ачыкланды. Иң мөһиме  бердәмлек булмавы үзен нык сиздерә башлаган иде. Шуны аңлап, БТК дин әһелләрен аралаштыру өчен бер мәйданчык булдырырга алынды. «Изге Болгар җыены» дип аталган яңа чара гамәлгә куелды. Бүген инде бу чарага төрле җирләрдән меңләгән кеше килә. Төбәкләрдә татар имамнарына мохтаҗлык зур. Шуны аңлап, без Казандагы Россия Ислам институты белән дә хезмәттәшлек итә башладык.

Соңгы елларда татар тормышының иң авырткан мәсьәләсе – татар авыллары яшәеше. Кайбер татар авылларының тәҗрибәсе белән танышканнан соң, без аны башкаларга да таратырга кирәк дигән фикергә килдек. Шулай итеп, 2012 елның язында I Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы узды. Шушы нигездә Бөтенроссия татар авыллары оешмасы барлыкка килде.

БТКның Сабантуй бәйрәмнәре, фольклор фестивальләре, «Татар кызы» конкурслары, жыр фестивальләре кебек мәдәният, халык традицияләренә кагылган проектлары турында да әйтеп үтәргә кирәк. Шушы чаралар нигезендә күпчелек төбәкләрдә дистәләгән иҗат коллективлары барлыкка килде. Татар халкын берләштереп торучы төп чара – Сабантуй. Чит илләрдә дә бу бәйрәмне үткәрү гадәткә керде.

Татар конгрессы өчен ул елларда Башкортстандагы татарларның мәнфәгатьләрен хәл итү иң четерекле мәсьәлә булып торды. 2002 елның декабрендә халык санын алу чарасы мәсьәләне тагын да катлауландырды. 2007 елгы IV корылтайга әзерләнгәндә, без мондый каршылыкны туктатырга кирәк дигән фикергә килдек. Нәтиҗәдә махсус мөрәҗәгать кабул ителде. Ниһаять, вазгыять шактый йомшарды: Башкортстанда Татарстан телевидениесен карый башладылар, ике республиканың иҗат коллективлары янә бер-берсенә гастрольләргә йөри башлады.

Мин җитәкчелек иткән чорда Мәскәүдә Халыкара Россия ватандашлары оешмасы барлыкка килде, безнең конгресс аны оештыручыларның берсе булды. Нәтиҗәдә Тышкы эшләр министрлыгының «Россотрудничество» оешмасы аша чит илләрдәге татарлар мәнфәгатьләрен андагы илчелекләр аша яклау мөмкинлеге ачылды. 2013 елда Европа парламенты бинасында Европа татарлары Альянсының (АТА) оештыру җыелышы узды, ул җыелыштан соң әлеге оешма Бельгиядә рәсми теркәлү узды. Шуның аша андагы татарларга мәдәни чаралар уздырганда төрле халыкара оешмалар ярдәменә таяну мөмкинлеге ачылды. Конгресс эшчәнлеген илнең Тышкы эшләр министрлыгы да югары бәяли. Россия ватандашларының халыкара җыеннарында тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген башкалар өчен үрнәк итеп куя. Бу – Татарстан Республикасы өчен дә зур дәрәҗә.

Тәэминә Биктимирова, 1992–1997 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы

«Дөнья безгә карап соклансын»

Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае ачылган көн һәр татар өчен зур вакыйга булды. Икенче көнне, ягъни 20 июньдә эшебез «түгәрәк өстәл»ләр янында дәвам итте. Барысы 15 секция иде. Минем өлешемә «Милләт, хатын-кыз һәм гаилә» секциясендә катнашу бәхете тиде. Җитәкчесе «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Роза Туфитуллова булды. Зур дулкынлану белән Актерлар йортына җыелдык. Залда иң зур хөрмәткә ия кунаклар – өлкән язучыбыз Гомәр ага Бәширов, сөекле җырчыбыз Фәридә апа Кудашева, хөрмәтле абыстайларыбыз Рәшидә Исхакый, Сәйдә Аппакова, ерак араларны якын итеп килгән Шәмсия Апакай, Нәркиз Агиш…

Анда сөйләнгән сүзләр бүген дә хәтеремдә. «Әйдәгез, татар хатынының бөтен матур сыйфатларын бөтен дөньяга танытыйк, – дигән иде галимә Мәдинә апа Рәхимкулова. – Элек күрсәтә алган бит татар хатыны  үзенең матурлыгын, гыйлем-мәгърифәтле булуын, гаиләсенең тоткасы һәм балаларына оста тәрбияче булуын. Дөнья безгә карап соклансын, үрнәк итеп куйсын татар хатынын».

Секция утырышында татар хатын-кызларының иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген җанландыру, татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, татар гаиләсенең яшәеш сферасын киңәйтү һәм аны милли рухта коруга булышлык итүгә юнәлдерелгән бер адым ясалды – Бөтентатар хатын-кызлар берләшмәсе оештырылды. Берләшмәнең советы, идарәсе булдырылды. Урыннарда берләшмәнең  бүлекчәләрен оештыру максаты куелды. Күренекле галимәбез Флора Әхмәтова-Урманче тәкъдиме белән берләшмәгә «Ак калфак» исеме бирелде.

«Ак калфак»ның үз заманында халкыбыз күңеленә кереп калырдай эшләре аз булмады. Шул җәһәттән, асылыбызга кайтыр өчен, меңьеллык тарихыбызны каныбызга сеңдерер өчен, гаиләдә, мохитебездә хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрү өчен  оештырылган «Гыйффәт туташ», «Киленбикә» кебек чараларның әһәмиятен аерым күрсәтеп үтәсем килә.

Безнең эш күбрәк  йомышы төшеп килүчеләрне кабул итү, мөмкин кадәр аларга ярдәм итү һәм конгрессның төрле төбәкләрдә бүлекләрен булдыруга булышу белән бәйле иде. Бәхетебезгә, төбәкләрдә татар иҗтимагый үзәкләре оешкан һәм милләтпәрвәрләребез аларда тупланган иде. Төбәкләрдән килүчеләр төрле булган кебек, йомышлары да төрле булып, бик еш кына уңайсыз хәлләрдә дә кала идек. Бөтендөнья татар конгрессы булсак та, баштагы мәлдә акчабыз юк иде бит әле.

Командировкадан кайтып кермәдек, дип әйтә алам. Мин үзем Минскидан Иркутскига кадәр бөтен төбәкләрне иңләдем. Башкалар да шулай йөрде. Кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тырыштык. Барып кергән җиргә татар гадәте буенча ниндидер күчтәнәч алып барасы килә иде. Әмма, әйткәнемчә, акча юк. Иваново губернаторы янына 14 сумлык курай тотып кереп, бүләк итеп чыктым. Шул хәлдән бүген дә уңайсызланып куям.

Хәзер конгресста эшләүчеләргә сокланып та, көнләшеп тә карыйм. Акчалары да бар, эшләре дә масштаблы. Тагын да шулай матур эшләре белән сөендерсеннәр иде. Тик кайберәүләрнең бу эшләргә тискәре бәя бирүләрен күреп кенә эчем поша. Хәтта Сабан туен үткәрү дә телгә начар яктан кергәли. Югыйсә бу бәйрәмебез бик югары бәяләнеп, татарларны дөньяга танытты бит. Күбрәк белгән кеше тәнкыйтьләп кенә йөрмәсен, оешмага тәкъдимнәр белән килсен иде ул. Бөтендөнья татар конгрессына да, аның матур эшләренә дә уңышлар телик.


Фикер өстәү