Тел белән санлашу. Мәгариф һәм цифрлы даирә татар теле ни дәрәҗәдә?

Киләчәгебез турында әйткәндә, мәгариф һәм цифрлы даирә турында телгә алмыйча мөмкин түгел. Беренчесе нигез булса, соңгысы – замана таләбе. Бу юнәлешләрдә татар мохитенә урын бармы?

Рашат Якупов, татар теле укытучысы, активист:

– Хәзерге көндә татар теле киләчәге миндә зур борчылу хисен уята. Өметле булырга тырышам, ләкин чынбарлык тенденция хәлне яхшы якка алып бармый дип уйлыйм, – дигән фикердә татар теле укытучысы, активист Рашат Якупов. – Татар телендә тулы канлы мәгариф системасы эшләмәгән хәлдә телнең киләчәген позитив фаразлап булмый. Проблемалар арасында мәктәпләрдә татар теленең укытылышын атар идем, хәзер ул бик аз күләмдә укытыла, үземнең тәҗрибәмә күрә телне атнасына 2 сәгать кенә укытканда, зур уңышка ирешеп булмый, минималь аралашу күнекмәсен генә биреп була.

Укытучыны төрле предметларны татар телендә укыту мәсьәләсе дә борчый.

– Моның өчен заманча программалар, видеодәресләр, тулы платформалар кирәк. Үземнең бер укучым бер мәктәптә физика фәнен татарча укыта башлагач, гел яныма килеп зарлана иде, чөнки материаллар юк, заманча программалар, татарча видеодәресләр һәм башка кирәкле контент юк, – ди Рашат Якупов.

Әмма өмет очкынын кабызып җибәрә торган күренешләр дә юк түгел.

– Мәгариф өлкәсендә соңгы елларда уңай үзгәрешләр дә бар, мәсәлән, үземнең дә кулым тигән «Сәлам» дәреслеге чыкты, «Адымнар» күптелле мәктәпләре эшли башлады. «Адымнар»ның эшчәнлеген мин бик югары бәяләр идем, җитәкчелек тә, укытучылар да – милли җанлы кешеләр, бик тырышып эшлиләр. Ләкин андый мәктәпләр берничә генә түгел, Татарстанның һәр районында булырга тиеш дип саныйм. Татар мәктәпләрен дә заманча җиһазландырып, укытучыларга лаеклы шартлар тудырып, алдынгы мәктәпләр итү программасы булырга тиеш.
Дәүләт имтиханын татар телендә тапшыра алмауны да әйтми булмый. Бу – гомумән, татар телендә белем алуга зур киртә булган һәм татар мәгариф системасының эзлеклелеген бетергән күренеш, – ди Рашат Якупов.

«Туган телдә аралаша торган буын булсын өчен нишләргә?» – дигән сорауга, Рашат:

– Балалар, яшүсмерләр, яшьләр татарча аралашсын өчен заманча контентның татарча күп булуы кирәк: «Ютуб»та татарча заманча мультфильмнар, фильм, яшүсмерләр сериаллары, Голливуд сыйфатында төшерелгән фильмнар, видеоуеннар һәм башкалар. Кызганыч, әлегә кадәр бу өлкәдә зур кытлык сизелә. «Шаян ТВ» кебек уңай проектлар бар, алар бик шәп эшли һәм тырыша, ләкин бу тырышлыклар гына аз, медиа киңлектә татар контенты югалып кала, – дип җаваплады.

Телне өйрәтүдәге заманча алымнар куллану җәһәтеннән дә Рашатның үз фикере:

– Телне өйрәтүгә килгәндә, чит тел укытуда коммуникатив методика һәм алымнар куллануны арттыру мөһим. Татар телен уку укучылар тарафыннан кызык, рәхәт процесс булып кабул ителергә тиеш, моның өчен күпләп уеннар, активитилар, мультфильмнар, мавыктыргыч видеодәресләр, видеоуеннар һәм интерактив программалар кирәк. Татар теле мәктәпләрдә барысына да укытылмый икән, безнең бурычыбыз шундый шартлар тудырырга: барысы да теләп аны сайласын, барысы да татар теле кабинетына керергә теләсен.

Цифрлы хыяллар турында исә яшь буын вәкиле – Ясалма интеллект проектлары җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдиновтан сораштык.

– Гомумән, минем остазым – википедист, синхрон тәрҗемәче Фәрһад Фәткуллин әйтмешли, татар теле исән калсын, киләчәге булсын өчен аның интернет мохитендә дә булуы, яшәве мәҗбүри. Хәзерге көндә көчле мәгълүмати чорда яшибез һәм ул мәгълүмат виртуаль дөньяда да бара. Интернет киңлегендә барган тормышыбыз татар телле контент белән баетылырга тиеш.

Киләчәгебез дигәндә, татар телен хәзер аеруча үсеш алган юнәлешләрдә күрергә телим. Социаль челтәрләрдә татар телле интерфейслар куллану, хәзер гамәлдә булган интернет ресурсларны үстерү, актуаль мәгълүмат белән тутыру, башка телләрдә булмаган безгә хас контент чыгару – хыяллар шул. Соңгысы дигәндә әле өйрәнелмәгән, уникаль чыганакларны күздә тотам. Дин өлкәсе булсынмы ул, борынгы бабаларыбызның әлегәчә өйрәнелмәгән язма мирасы булсынмы. Гомумән, татарның фәнни, фәлсәфи, иҗтимагый фикерен өйрәнеп, тәкъдим итәсе иде. Иң мөһиме – аның белән бүлешү һәм башкалар өчен дә ачык итү.

Кешенең тормышы көннән-көн цифрлы чынбарлыкка чумып бара. Шуларны күзәтеп торабыз. Хәзер мета-галәм, VR-чынбарлык дигән сүзләр еш ишетелә. Менә шуларга да татар телен кертү ысулларын табасы иде. Аннан исә бөтендөнья аудиториясе алдында аны тәкъдим итү дә бар бит.

Татар цифрлы даирәдә үзенең мохитен табарга тиеш. Гомумән, цирфлы даирәдә татар телен куллану кешенең көн тәртибендә торсын. Шул ук Windowsның татар теллесен куллану, «ВКонтакте»дагы «бит»не татарчага күчерү, татарча клавиатура кулланып язу – болар да телебезнең яшәешен арттыра. Социаль челтәрләрдә мәгълүмат белән бүлешкәндә дә татарча бүлешик.

Хәзер аудиоконтент популяр. Шул ук подкастлар, аудиокитаплар. Татар теленең бай әдәби мирасын аудио форматта чыгару да файдалы булыр иде.

Ясалма проектлар белән шөгыльләнгәч, татарча сөйләмне аңлый һәм сөйләмне булдыра торган ясалма интеллектны барлыкка китерү буенча зур хыялыбыз өстендә эшлибез. Әйтик, «Сүрия, бишкә бишне кушкач, ничә була?» дигән сорауга, татарча итеп «ун» дип җавап бирә торган интеллект булса, ничек шәп бит. Бу татар телле технологияләр үсешенең иң югары ноктасы булыр иде, – дип уртаклашты ул.

«Че гуглит татар кызы?» интернет-проектына нигез салучы Динара Зиннәтова исә татар теленең Интернет киңлегендә яшәү мөмкинлекләренә тукталды.

– Интернетта татар яшьләре татар телен сакласын өчен көчләп тага торган нәрсәләр эшләргә кирәкми. Киресенчә, яшьләрнең нәрсә белән мавыгуларын, кызыксынуларын күзәтергә, шуларны өйрәнеп, шуларга таянып, шуларга татар мәдәниятен кертеп җибәрергә кирәк дип уйлыйм. «Нативная реклама» диләр бит әле, менә шулай кирәк. Юморга карата да, татарча мемнар, сурәтләр форматын кулланырга. Рус телендә генә түгел, гомумән, дөньяда нинди мәгълүмати контент популяр, әнә шуны да исәпкә алырга кирәк һәм татарларга да шуны кулланып карарга. Татар яшьләрен нәрсә берләштерә, һәр татар кешесе үзен нәрсә белән тиң күрә – шуларга да игътибар итәргә кирәк, – ди ул. – Бернәрсә белән дә үзеңне чикләмәскә – менә шул кагыйдәне истән чыгармасак иде. Тәрҗемә, өлге итеп кенә алырга кирәкми. Көчле контент ул – уникаль, башкаларда булмаган контент. Татар телен популярлаштырганда идеяләрне күчереп алу гына җитми, үзебезне аерып торган үзенчәлекләрне дә кушарга һәм яңача эчтәлек булдырырга кирәк.


Фикер өстәү