Яңа телне ансат һәм җиңел генә өйрәнү өчен чит телдә генә сөйләшүче кешегә гашыйк булыгыз!

Җир шарында инглиз телендә сөйләшүчеләрнең саны – 380 миллион. Ә икенче телләре инглиз булганнар 510 миллионны тәшкил итә. Инглиз телен ничек тизрәк үзләштерергә? Тел барьерыннан ничек котылырга? Бүген шул хакта сөйләшербез.

Нигә кирәк һәм кемгә кирәк?
Кабаттан статистикага күз төшерик әле. Дөньяның 58 бәйсез һәм 28 бәйсез булмаган дәүләтендә инглиз теле рәсми тел буларак расланган яки халыкның күпчелеге әлеге телдә сөйләшә. Бу ни дигән сүз соң инде? Инглиз телен генә өйрәнсәләр дә, сәяхәт итәргә яратучылар (шул исәптән хыялланучылар) алдында күпме мөмкинлекләр ачыла! Дөнья гизгән чакта тел барьеры дигән проблеманы онытып торырга булачак, димәк.
Яхшы, чит илләргә чыгарга җыенмыйм, дисәгез, инглиз телен өйрәнүнең башка уңай якларын атыйм. Фильмнар карарга яратасызмы? Без яраткан фильмнарның күпчелеге инглиз телендә төшерелә. Менә шуларны, яраткан актерларыбызның үз тавышларын ишетеп, оригинальдә карап булачак. Җырларны да читтә калдырмыйк әле. Инглиз телендәге композицияләрне, ниһаять, аңлап тыңлау мөмкинлеге бит бу!
Моннан тыш, Россиядә инглиз телендә камил сөйләшүче эшчеләрнең хезмәт хакы 30-40 %ка югарырак. IT, программалаштыру, финанслар өлкәсендә эшләүчеләрне аерып атарга була.Ә алга таба инглиз телен белүне тәлап итүче һөнәрләр саны артачак кына.
Телләр өйрәнүнең баш миенә файдасы да бихисап аның. Хәтер һәм игътибарның яхшыруы, мәсәлән. Галимнәр берничә тел белүчеләрнең кисәк туган хәлләрне җиңелрәк кичерүен, берничә эшне берьюлы башкара алуын да раслаган.

Лингвист киңәше
Телләр өйрәнү буенча әллә никадәр методикалар эшләнелгән, Интернетка мөрәҗәгать итсәң, меңнәрчә киңәш “атылып чыга”. “Культура” телеканалында “Полиглот” тапшыруын алып баручы Дмитрий Петровның методикасына тукталырга булдым. 30 тел үзләштергән кеше ул!

Киңәшләренең файдасы тияр дип уйлыйм.
1. Сабыйлыктан үсмерлеккә илтүче юлны кабатлау.
Тел өйрәнә башлаганда, үзеңне яшь бала итеп хис итәргә кирәк, дип белдерә Дмитрий Петров. Сабыйлар дөньяны акрынлап кына өйрәнә. Телләре иң гади сүзләрдән ачыла. Аннары, башкалардан кабатлап, ныгытып сөйләшә башлый. Сөйләм кагыйдәләрен шуннан соң гына өйрәнә алар. Лингвист менә шул юлны янәдән, ләкин инде башка телне өйрәнер өчен үтәргә киңәш итә. Телне иң җиңеленнән башлап, яхшылап “сеңдереп” өйрәнсәң яхшы.
2. Тел үзләштерүдә “йомшак” урыннарны табу.
Тел өйрәнгән вакытта, кемдер кагыйдәләрне үзләштерә алмый интегә, кем өчендер яңа телне ишетеп кабул итү авыр. Ә күпчелек тел барьерын җиңә алмый. Шуңа күрә, телне ныклап өйрәнергә тотыныр алдыннан, үзеңнең “йомшак” һәм көчле якларыңны ачыклау мөһим. Шуннан соң аксаган якларны шомарту, ә көчле якларны тагын да үстерү ягын карарга була.
3. Һәрдаим шөгыльләнү.
Монысы барыбызга да мәгълүм инде. Башлап, ике-өч көннән ташлап кына тел өйрәнү генә түгел, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Петров исә көненә ике сәгатьне тел өйрәнүгә багышларга киңәш итә. Бу вакытны 15-20 минутлап бүлсәң, тагын да файдалырак булачак, ди ул. Алай иткән очракта кеше арырга җитешми һәм мәгълүматны яхшырак үзләштерә икән.
4. Ассоциацияләр һәм образлар куллану.
Үз телебездәге сүзләр күз алдыбызга хәрефләр җыелмасы түгел, ә образлар буларак килеп баса. Чит тел өйрәнгән вакытта да шушы принципны истә тотарга киңәш ителә. Ассоциацияләр телне тизрәк үзләштерүдә зур роль уйный, дип белдерә лингвист.
5. Һәрдаим сүзлек байлыгын тулыландырып тору.
Инглиз телле кеше белән көндәлек аралашу өчен, 300-400 сүз белү дә җитә икән. Ләкин чит телдә тулы көчкә аралашам дисәң, яңа сүзләр белән сүзлек байлыгыңны тулыландырып тору киңәш ителә.

Тел өйрәнү теләге белән “янып” йөрергә кирәк!”
Теорияне калдырып, тәҗрибәгә күчик әле. Кызганыч, үзем инглиз телен камил белмим, бик теләсәм дә, үз тәҗрибәм белән уртаклаша алмыйм. Әмма танышларым арасында әлеге телдә ирекле аралашучылар җитәрлек. Аларның берничәсе инглиз телен ничек үзләштерүләре турында сөйләде, киңәш-лайфхаклары белән уртаклашты.
– Инглиз телен “кирәк” дип кенә өйрәнү авырга туры киләчәк. Аны өйрәнү теләге белән “янарга” кирәк! Тагын бер бик мөһим шарт: телне комплекслы рәвештә өйрәнү зарур. Инглиз телендә укырга да, язарга да, сөйләшергә дә, грамматикасын да өйрәнергә кирәк. Игътибарны барысына да тигез бирергә кирәк. Ә иң яхшысы: инглиз телле мөхиттә яшәп карау, – дип бүлеште Эльмира Мөхәммәтҗанова(хәзерге вакытта ул тәрҗемәче һөнәрен үзләштерә. – ред.).
Сәяхәтләр кылырга яратучы Айбикә Фәттаховаисә практиканың мөһимлеген турында кат-кат искәртте:
– Инглиз телен камил белүем аннан имтихан бирүдән башланды. Имтиханга мине бик көчле репетитор әзерләде. Практика мөһим, әмма аңа күчкәнче, сөйләм кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. Мин аларны алырга да ятларга киңәш итәм. Ә сөйләм телемне камилләштерүдә 2013 елда Казанда узган җәйге Универсиада уеннары һәм дүрт ай буе Америкада яшәвем зур роль уйнады. Мин хәзер дә һәрвакыт инглиз телендә генә сөйләшүче дусларым белән аралашам. Бу миңа телне тагын да камилләштерүдә бик нык ярдәм итә. Һәм миннән тагын бер лайфхак: инглиз телендә генә сөйләшүче кешегә гашыйк булыгыз!
– Инглиз телен ныклап өйрәнергә тотынганда, мин Дмитрий Петров алып баручы “Полиглот”1 тапшыруын карап чыктым. Аның методикасы миңа инглиз теленең базасын булдырырга ярдәм итте. Әлеге тапшыруны карап чыгып, инглиз телен азмы-күпме аңлый башлагач, Raymond Murphy тарафыннан язылган “English Grammar in Use”2 китабыннан файдаланырга тәкъдим итәм. Грамматиканы өйрәнү белән беррәттән инглиз телле фильм/сериалларны3 субтитрлар кушып, оригиналда карау файдалы. Башта аңлашылмаса да, соңыннан күнекмә барлыкка киләчәк. Ә камил сөйләшү өчен, әлбәттә, көндәлек практика кирәк. Яныгызда инглиз телендә сөйләшүче булмаса, Интернеттан файдаланырга була. Моннан тыш, инглиз сөйләмен тыңларга кирәк. Шәхсән үзем радио тыңлый яки YouTube’та инглиз телле блогерларны карый идем, – дип, киңәшләре белән уртаклашты Булат Шәйми (Булат КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чит телләр бүлегендә укый, YouTube’тагы блогында татар телен кызыклы итеп өйрәнүгә багышланган “Easy Tatar”4 исемле сәхифәсе бар . – ред.).

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү