Безгә 200 мең тиешме?

Социаль ипотека буенча 12 ел элек фатир алган идек. Программа буенча һәр яңа туган балага 200 мең күчерелә иде. Хәзер кызыбызның баласы туды, аның сабые өчен дә бу акча күчерелергә тиешме? Фатир бәясе әлегә түләнеп бетмәгән, ана капиталы кертелү сәбәпле, гаиләдәге 2 бала һәм ирем белән минем дә өлешләребез бер дәрәҗәдә. Шуңа ачыклык кертергә булышсагыз иде.

С. Алимова, Казан

Әлеге сорауга Татарстанның Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова җавап бирә:

– Әлеге 200 мең сум торак мәйданының күпмедер өлешен сатып алыр өчен кулланыла. Моның өчен фатир алгандагы  исәп кенәгәсенә(учетное дело)  үзгәрешләр кертер өчен гариза язарга кирәк.Тулырак мәгълүмат өчен Дәүләт Торак фондына мөрәҗәгать итсеннәр.

Дәүләт Торак фондына әлеге сорауны үзебез юлладык. Фондның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзада Кычакова да бу акчаларны күчереп була, диде.

– Тик бер шарт белән – әгәр фатир алырга дип исәпкә басканда  кызлары килешүдә булса, аның баласына тиеш акчаны бурыч түләр өчен тотарга була. Бу очракта балага да өлеш чыгарырга туры киләчәк.


Фикер өстәү