Татарстан Прокуратурасы битлек һәм пирчәткәләрнең кайда киелергә тиешлеген аңлатты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быел 10 майда кабул ителгән “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары турында” 374 нче карары нигезендә, гражданнар битлекләр (респираторлар) һәм пирчәткәләр кияргә бурычлы:
– кибетләрдә;
– җәмәгать транспортында, таксида.
Фәкать битлекләр (респираторлар) генә кияргә бурычлы:
– җәмәгать урыннарында;
– хезмәт күрсәтү объектларында.
Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү РФ КоАП 20.6.1 статьясы (халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча закон нигезендә күздә тотылган бурычларны үтәмәү) буенча җаваплылыкка китерә. Чикләү чараларын бозган гражданнар өчен, аерым алганда, кисәтү яки 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган.
Федераль закон нигезендә, кешеләрнең даими яки әледән-әле булу урыннары, шул исәптән массакүләм чаралар үткәрү, кешеләргә хезмәт күрсәтү һәм ял итү урыннары җәмәгать урыннары булып санала. Шулай итеп, җәмәгать урыннарына мәйданнарны, бульвар, урам, стадион, сквер, парк, гомуми файдаланудагы транспорт чараларын, вокзаллар, аэропорт, подъезд мәйданчыклары, автомобиль юллары, лареклар, сәүдә үзәкләре, палаткалар, кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм җәмәгать туклануы павильоннары, лифтлар, ягулык салу станциясе территорияләрен һәм аларның биналарын һ.б. кертергә була.


Фикер өстәү