Бу дөньяда кәнфит яратмаучы кеше сирәктер. Составына шикләнсәк тә, гәүдә сылулыгына сугуын белсәк тә, аңа шактый еш үреләбез шул.
Ә менә түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән кәнфиттән куркып-шикләнеп торасы юк: ингредиентлары барысы да табигый чөнки. Димәк, балалар да рәхәтләнеп ашый ала, дигән сүз.
Кирәк булачак: 400-500 грамм кипкән җимеш (ниндие дә ярый), 100 грамм чикләвек, 3-5 аш кашыгы бал (сыек булса әйбәтрәк), 2-3 аш кашыгы көнҗет.
- Кипкән җимешне суда тотканнан соң иттарткыч аша үткәрәбез. Чикләвекне газ мичендә бераз гына киптереп алгач, ваклап турыйбыз. Кипкән җимешне чикләвек белән бутыйбыз.
- Катнашмага, болгата-болгата, әз-әзләп бал кушабыз. Шарчыклар әвәләп, көнҗеттә тәгәрәтеп алабыз һәм 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Телеңне йотарлык кәнфитләр әзер!
Фото: gs.by