Фәрит Мөхәммәтшин Уфада узган Россия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумында катнашты

Тагын да берләшер, хезмәттәшлекне ныгытыр чак. Россия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумында бу фикер еш яңгырады. Уфада узган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Чара башланыр алдыннан, кунаклар конгресс-холл каршындагы мәйданчыкта Россия һәм Белорусссия төбәкләренең халык хуҗалыгы казанышларыннан торган күргәзмә белән таныша алды. Анда ике дәүләтнең 19 төбәгеннән 35 оешма эшләп чыгарган 100 төрдәге техника тәкъдим ителде. Күргәзмәне Россия Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да карады. Ул Татарстанның ике ил төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Форум кысасында узган секция утырышында да яңгырады бу фикер. Анда катнашучылар ике дәүләт арасында төбәк һәм муниципалитетара хезмәттәшлек үсеше, тышкы көчләрнең тискәре йогынтысына каршы тору буенча өстәмә чаралар күрү, Россия һәм Белоруссияне алга таба ныгыту турында сөйләштеләр. Утырыш ахырында Балык Бистәсе районы белән Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды. Ике ил арасындагы район дәрәҗәсендәге беренче муниципалитетара килешү бу. Аның нигезендә район икътисадына инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итү, мәгариф, мәдәният һәм спорт үсешендә, яшьләр сәясәте, туризм, мәгълүматлаштыру һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү күздә тотыла.

Билгеле булганча, Белоруссия – Татарстанның төп тышкы сәүдә хезмәттәшләренең берсе. Узган ел ике республика арасында товар әйләнеше 817,5 млн доллар тәшкил иткән. Күпьеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе бу, билгеле.

Форумның беренче көне йомгакларына нәтиҗә ясаганда моңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да игътибар итте.

– Безне сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр генә берләштерми. Милли мәдәниятләрне саклау, мәгариф системасын үстерү, Союз дәүләте тарихын өйрәнү өлкәсендә дә уртаклыкларыбыз күп. Татарстан халыклары ассамблеясы да шушы мөһим максатларга хезмәт итә. Якшәмбе мәктәпләре, халык бәйрәмнәре аша ул республикада яшәүче белорусларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итә. Шул рәвешле Татарстанда яшәүче халыкларны да бер-берсенә якынайта, – диде парламент башлыгы.

Уфага сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимовның каберенә чәчәкләр салды.

Форум кысасындагы барлык очрашулар бүгенге вазгыятьтә хезмәттәшлеккә аяк чалган киртәләрне җиңәргә ярдәм итәчәк. Валентина Матвиенко чараның төп утырышында шулай дип белдерде.

– Бүген Россия белән Белоруссиянең барлык төбәкләре диярлек үзара хезмәттәшлекне җайга салды. Хәзерге санкция шартларында аеруча мөһим бу. Импорт алмаштыруның әһәмияте көннән-көн арта бара. Шуңа күрә төбәкара килешүләр безнең илләрнең икътисадый хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итә. Машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче уртак оешмаларыбыз үсеше өчен яңа сулыш алды. Форум кысасындагы барлык очрашуларыбыз бу юнәлештәге бөтен проблемаларны җиңәргә ярдәм итәчәк, – диде Федерация Советы Рәисе.

Валентина Матвиенко Татарстанны Белоруссия белән иң актив хезмәттәшлек итүче төбәкләрнең берсе дип атады. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, монда ун ел дәвамында үткәрелүче форумның да өлеше зур.

– Без әлеге форумда ел саен катнашабыз. Аннан һәрчак хезмәттәшлекне үстерү буенча бик күп фикер, тәкъдимнәр белән кайтабыз, – дип билгеләп үтте Татарстанның парламент рәисе. – Ун ел дәвамында Белоруссия безнең безнең төп тышкы хезмәттәшләребезнең берсе булып тора. 2004 елда ике республика хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре даими рәвештә яңартылып тора, һәр өч ел саен аларны тормышка ашыру планы кабул ителә.

Фәрит Мөхәммәтшин ике арадагы парламентара мөнәсәбәтләрнең дә елдан-ел ныгый баруын искәртте. Узган ел шушы ук форумда ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Быел исә, инде әйткәнебезчә, муниципаль дәрәҗәдә үк килешүгә кул куелды.

– Көнбатыш тарафыннан кертелгән чикләүләр шартларында Татарстан белән Белоруссия арасында хезмәттәшлек тагын да ныгыды. Импорт технологияләре белән компонентларын алыштыру өчен, барлык җитештерүчеләрнең көчләрен берләштерергә кирәк, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. – Белорусь тракторын, комбайннарын сатып алудан тыш, авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүчеләрнең фәнни яктан хезмәттәшлеге дә ныгый бара, селекция һәм орлыкландыруның яңа юллары эзләнә. Татарстанда Белоруссиядә эшләнгән автобус, трамвайлар да актив рәвештә кулланыла. Төгәлрәк әйтсәк, бүген Казан буйлап йөргән трамвайларның – 37 проценты, «МАЗ» автобусларының 50 проценты Белоруссиядә җыелган.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе форум кысаларындагы эшчәнлек хезмәттәшлекне тагын да ныгытачак, дип өметләнә.

– Форум барышындагы очрашу, сөйләшү, фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә төбәк арасындагы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтәчәкбез. Инвестицияләр, мәдәни-гуманитар ярдәм юнәлешендә дә эшчәнлекне ныгытырга исәп.  Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Белоруссиядәге хезмәттәшләребез бик ышанычлы, алар төрле яклап үсештә. Татарстанда яшәүче белоруслар да безнең хезмәттәшлек үсешенә үз өлешен кертер дип өметләнәм, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Алга таба форумның пленар утырышы булды. Анда чарага нәтиҗәгә ясалды, төбәкара хезмәттәшлекнең үсеш юллары билгеләнде. Киләсе елгы форум исә Белоруссиядә узачак.


Фикер өстәү