Мөхәммәтшин Белоруссиягә «Татнефть»нең хезмәттәшлекне киңәйтү тәкъдимен юллады

«Татнефть» Белоруссия белән яңа АЗС төзү һәм шина продукциясе белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Белоруссия һәм Россия төбәкләре форумында әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан һәм Белоруссия предприятиеләренең мөнәсәбәтләре ныгый, үзара кызыксыну арта, без турыдан-туры конкуренциядән качып, киресенчә, элемтәләрне берләштереп һәм көчәйтеп, безнең җитештерүчеләрнең дөнья базарында конкуренциягә сәләтлелеген арттыра алабыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, ул «Татнефть» компаниясе генераль директоры исеменнән Белоруссия Премьер-министры адресына хезмәттәшлекне киңәйтү турында хат тапшырган. «Шина җитештерү, нефть продуктлары китерү — болар барысы да республика һәм Белоруссия бизнесы вәкилләренең игътибарында тора. Без Белоруссия ягы үтенече буенча АЗС санын арттырырга планлаштырабыз», — дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Форумда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Белоруссиянең Россия төбәкләре арасында әйдәүче партнерларының берсе. 2017-2019 елларда Татарстан предприятиеләре һәм Белоруссия партнерлары арасында товар әйләнеше 1 млрд доллар тәшкил иткән. Белоруссиядә Татарстан нефть химиясе продукциясенә, органик химик кушылмаларга, пластмассаларга ихтыяҗ зур. Татарстан исә Белоруссия авыл хуҗалыгы техникасын актив сатып ала. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең трактор паркының 60 проценты «Беларус» маркалы тракторлардан тора.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында елына 900 белорус тракторы җыя торган мәйданчык эшли. Белоруссия автобуслары һәм трамвайлары яхшы эшләвен күрсәтте. Казанда гына шәһәр пассажир транспорты маршрутларында автобусларның 70 проценты диярлек Белоруссиядән кайтарылган «МАЗ» тәшкил итә.

Мәскәүдә бүген Белоруссия һәм Россия төбәкләренең җиденче форумы ачылды. Ул видеокүпер режимында уза. Анда ике ил халыкларының социаль-икътисади һәм рухи элемтәләрен үстерү темалары фикер алышуга тәкъдим ителгән.

 


Фикер өстәү