800 төрдәге савыт-саба җитештерә торган «Кукмара» заводында: «Бер генә җитештерүче дә шуның кадәр ассортимент белән мактана алмый»

Районга килгәч, даны республикага гына түгел, аннан читтә дә таралган «Кукмара» савыт-сабасы заводын күрми чыксак, дөрес булмас иде, әлбәттә. Шуңа күрә без таба, кәстрүлләр җитештерә торган оешмага юл тоттык. Аның тарихы 70 ел элек алюминий савыт-саба җитештерүдән башлана. Хәзерге вакытта Kukmara бренды астында югары сыйфатлы ун линейкалы 800 төрле товар җитештерелә. Алар дүртенче ел рәттән Россиянең иң яхшы товарлары исемлегенә керә. Фирма кибетләре республиканың Кукмара һәм Казан шәһәрләрендә бар. Оешма елына 3 млрд сумлык савыт-саба сата. Ихтыяҗ һаман да арта. Коронавирус вакытында республика эчендә сату тагын да үскән.

Интернет-маркетолог Наталья Филимонова сүзләренчә, янмый торган савыт-сабалар арасында Гранит ультра линиясе халык арасында аеруча популяр.

– Ул чыдам һәм оешма аңа 3 ел гарантия бирә. Заманча, сыйфатлы каплавы һәм зәвыклы дизайны белән дә ул башкалардан аерылып тора. Оешмадагы товар линияләренең янмый торган каплавы бер-берсенә охшамаган булуы белән дә үзенчәлекле, – ди ул.

Җитештерү бүлеге җитәкчесе Азат Хәсәнов әйтүенчә, көн саен уртача 14 мең данә эшләнмә чыга.

– Без башкалардан сайлау мөмкинлеге зур булу белән аерылып торабыз. Алюминий савыт-саба җитештерә торган башка бер генә җитештерүче дә шушы кадәр ассортимент белән мактана алмый. Бездә тутыкмас корычтан, чуеннан ясалганы да, хәтта туризм өчен тәгаенләнгән савыт-саба да бар. Быел учакта ризыклар пешерер өчен җитештерелә торган казаннарга сорау бик зур булды. Бәяләр буенча да төрлелек зур. Һәр кеше мөмкинлегенә һәм теләгенә карап, сайлап ала, – ди ул.

Һәр товар предприятие лабораториясендә тикшерелә. Биредә аларны әллә ничә төрле ысул белән сыныйлар. Киләчәктә яңа линияләр эшләү планнары бар. Ихтыяҗ, чыннан да, зур, ди оешма әгъзалары. Җитештерергә өлгерә алмаган товар күләме 35 процентны тәшкил итә. Шунлыктан хәзергесе белән янәшә яңа завод төзи башлаганнар. Аның бер өлешен ел ахырына кадәр сафка бастырырга дип тырышалар. Калганы ике елдан соң эшли башлаячак.

Техник директор Ринат Садриев аңлатуынча, заводның өчтән бер өлешендә тутыкмый торган корычтан ясала торган савыт-саба линиясе төзеләчәк. Биредә  чүмечтән башлап 20 литрлы кәстрүлгә кадәр ясаячаклар. Калган өлеше буенча әлегә сөйләшүләр бара икән. Мәйданы шушы завод кебек үк булса да, анысы күбесенчә автоматикага көйләнгән булачак.

– Зур кәстрүлләрне, гадәттә, сәнәгать туклануы, ашханәләр өчен алачаклар. Шулай ук хуҗабикәләр тутыкмый торган корычтан ясалган савыт-сабаны матур тышкы кыяфәте, ризыкны озак сакларга мөмкин булуы һәм пешерелгән ризык озак суынмый торуы өчен үз итәчәк. Кәстрүл тоткасы эсседә кайнарланмый. Чүпрәксез дә тотарга мөмкин, – ди Наталья Филимонова.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү