Татарстанда чыгарылган «кара алтын»ның 20 проценты кече нефть компанияләре өлешенә туры килә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2021 елда тулаем ил буенча нефть чыгару 524 млн. тонна тәшкил иткән, бу 2020 елга караганда 2,2%ка күбрәк.

Татарстан Республикасы буенча нефть чыгару 2020 ел белән чагыштырганда 5,8%ка арткан һәм 34,5 млн. тонна тәшкил итә. Шуның 27,4 млн. тоннасы «Татнефть» компаниясенә туры килә, ә кече нефть компанияләренә – 7,1 млн. тонна. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә кече нефть компанияләре тарафыннан 154 млрд. сум кертелгән.

2021 елда кече нефть компанияләре тарафыннан сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин сөйләде. Ул, аерым алганда, 31 кече нефть компаниясе тарафыннан эксплуатацияләнә торган куркыныч җитештерү объектлары исемлегенә 37 данәсе беренче класслы куркынычлык, 59ы – икенче класслы куркынычлылык, 182 – өченче һәм 52 – дүртенче класслы куркынычлык объекты кертелүен хәбәр итте.

2021 елда Ростехнадзорның Идел буе идарәсе кече нефть компанияләре предприятиеләрендә 106 тикшерү үткәргән, 1119 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Ачыкланган төп бозулар арасында – җиһазларны вакытында тикшермәү, техник җайланмаларның сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве, технологик җиһазларны эксплуатацияләү таләпләрен бозу һ.б.лар.

«Нефтеконсорциум МНК» АҖ баш инженеры Олег Вышенский Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2021 елда эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, кече нефть компанияләренең табышы республика буенча гомуми нефть чыгаруның 20% дәрәҗәсендә саклана. Нефть чыгару дәрәҗәсе буенча билгеләнгән биремнәрне 23 кече нефть компаниясе арттырып үтәгән.

2021 елда кече нефть компанияләр 332 мең м тау токымын эксплуатацион борауланган. Бораулау буенча күләмнәр арттырып үтәлгән. 276 яңа скважина файдалануга тапшырылган. 2022 елга 180 мең метр тау токымнарын бораулау, 150дән артык яңа скважина файдалануга тапшыру планлаштырылган.

2021 елда компанияләр планлаштырылган капитал салуларның күләмен үтәгән, дип билгеләп үтте Олег Вышенский, ул 14,2 млрд. сум тәшкил иткән, 2022 елда капитал салу күләме узган ел дәрәҗәсендә булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Төп бурыч – безнең икътисадның ышанычлы эшләвен тәэмин итү. Нефть сәнәгате — ул безнең икътисад нигезе». Моннан тыш, төзелеш, технологияләр кертү, бораулау күләмнәре өлешендә билгеләнгән барлык эшләр дә план режимында үтәлергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, иң мөһиме – тармакны югары квалификацияле кадрлар, белгечләр белән тәэмин итү. Ул искә төшергәнчә, «Татнефть» компаниясе тарафыннан югары нефть мәктәбен булдыру буенча эш алып барыла. Моннан тыш, бүген ресурс үзәкләре урта звено белгечләрен әзерлиләр. «Безнең ятмаларда эшләү әзерлекле белгечләр таләп итә», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук геологик разведка өлкәсендә белгечләр әзерләү темасына да тукталды. Татарстанда «Яшь геологлар» хәрәкәте актив ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аларны мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк.

Татарстан Президенты яшь геологлар хәрәкәтенә ярдәм күрсәтүне сорады – бу нефть тармагында кирәкле белгечләрне әзерләү мөмкинлеге бирәчәк.

Тулаем алганда, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, кече нефть компанияләре 2021 елны лаеклы эшләделәр. Тармак алдында яңа өндәүләр тора, әмма мин ышанам ки, белгечләрне профессиональ әзерләү, тармакның матди-техник базасы, нефть тармагының инженер составы – болар барысы да иң югары дәрәҗәдә булып калыр, диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү