Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләренә иминлек мәсьәләсенә игътибар бирергә киңәш итте

Президент Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Видеоконференция рәвешендә узган җыелышта нефть компанияләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә нефть чыгару күләме моннан 10 ел булган күрсәткечкә төшкән диярлек һәм 513 миллион тонна чамасы тәшкил иткән. Иң элек бу март аенда нефтькә ихтыяҗның кискен кимүенә һәм дөнья күләмендә бәяләрнең төшүенә бәйле. Шуның аркасында нефть чыгаручы компанияләрнең күпчелеге чыгымнарын киметү юлларын эзләргә мәҗбүр булган.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россия нефтькә дөньякүләм бәяләрне җайга салуда төп роль уйнавын дәвам итә. Шуның белән бергә, узган елда салым өлкәсендәге үзгәрешләр тармакта салым йөген шактый ук арттыруга китергән. Аерым алганда, 2021 елның 1 гыйнварыннан җир мае 80 проценттан артыграк күләмдә алынган һәм чиктән тыш ябышкак нефть (бик авыр табыла) чыгарыла торган чыганаклар өчен киметелгән салым ставкалары юкка чыгарылган.
Былтыр Татарстанда нефть чыгару алдагы ел белән чагыштырганда 10,8 процентка кимегән, 32,7 миллион тонна нефть чыгарылган. «Татнефть» 25,7 миллион тонна нефть чыгарган. Кече нефть компанияләре 7 миллион тонна нефть табып, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 78,4 миллиард сум (2019 елдагыга караганда 32,4 процентка кимрәк) түләгән.

Президент кече нефть компанияләренә иминлек мәсьәләсенә игътибар бирергә киңәш итте. «Биредә кешеләрнең тормышы турында гына да сүз бармый, сезнең һәр объект экологик һәлакәтләргә китерергә мөмкин. «Норникель» компаниясенең нәрсәләр китереп чыгуын барыбыз да беләбез. Хәзер аңа 140 миллиард сумнан артыграк штраф түләргә кирәк. Сезнең һәркайсыгыз мондый хәлгә дучар булырга мөмкин, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Нык әзерлекле инженерларыгыз булырга тиеш. Инженерлык хезмәте җитәкчесе акыллы, әйбәт икән, тыныч кына эшли һәм йоклый алачаксыз».


Фикер өстәү