Татарстан Президенты: Безнең республика җитештерүләрнең экологик иминлеген арттыруга зур игътибар бирә

Татарстан җитештерүләрнең экологик иминлеген арттыруга зур игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Европа Союзының декарбонизация турындагы карары. Бер елдан соң» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте. Чара «Казан Экспо»да Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында узды.

«Экологик чиста һәм имин мохит – җәмгыять иминлегенең нигезе. Сәнәгать иминлеге, «яшел» технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре һәрвакыт актуаль булачак. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның парник газлары чыгаруны киметү турындагы Указы җәмгыятьнең төп ихтыяҗына – чиста һава, эчәргә яраклы су, урман һәм басуларга табигый ихтыяҗына туры килә», — диде Татарстан Президенты. Ул әлеге мәсьәләне хәл итү өчен дәүләт, бизнес һәм җәмгыять тырышлыкларын берләштерү кирәклеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге дөньяда барлык процессларның углеводородлар куллануга бәйле булуына игътибар итте. Арзан энергия ресурслары – илкүләм икътисадның көндәшлеккә сәләтле булуының төп һәм кирәкле шарты.

«Углеводородлар – ягулык һәм энергия генә түгел, ә нефть химиясе өчен иң кыйммәтле чимал да. Дмитрий Иванович Менделеевның нефть һәм газны топкада яндыру – мичне ассигнация белән эретү кебек дигән сүзләре канатлы булды», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклаганча, нефть-газ химиясе комплексы – Татарстан икътисадының нигезе. Ул сәнәгый җитештерүнең гомуми күләменең 63%ын тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 34,5 млн. тонна нефть чыгарылган (Россиядәге чыгаруның 6,5%ы), 20 млн. тоннадан артык «кара алтын» эшкәртелгән. Татарстанда эре сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

«Татарстан, нефть чималы чыгару һәм эшкәртү өлкәсендәге компетенцияләр үзәге буларак, җитештерүләрнең экологик иминлеген арттыруга һәм парник газлары чыгаруны киметүгә зур игътибар бирә. Без пычраткыч матдәләр чыгару мониторингы челтәрен киңәйтүне, аварияләрне фаразлауны һәм кисәтүне, җитештерүләрнең углерод эзен киметүне тәэмин итүче мәгълүмат технологияләрен кертүне дәвам итәчәкбез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты, сәнәгатьнең экологик проблемаларын хәл итү төп бурыч булып тора дип ышаныч белдерде. Шул ук вакытта «яшел» технологияләргә күчүне стимуллаштыру бизнес һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш. Ярдәм универсаль файда критерийына нигезләнеп комплекслы булырга тиеш.

«Декарбонизацияләү идеясе бик мөһим. Ул берничә мәсьәләне хәл итүне күздә тота – газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, чыгаруны киметү өчен җылылык изоляция материалларының нәтиҗәлелеген күтәрү. Безгә Кытай, БГӘ, Бәхрәйндәгы коллегаларыбыз тәҗрибәсе кызыклы. Бу юнәлештә эшләячәкбез», — дип өстәде Татарстан Президенты.

Конференциядә катнашучылар икътисадның төрле секторларында углеродлы җайга салу һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Россия компанияләренең углерод чыгаруны киметү һәм экологик проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән таныштылар.


Фикер өстәү