Чаллыда шәһәр тарихындагы иң зур мәктәп ачылачак

1 сентябрьдә Чаллыда шәһәр тарихындагы иң зур мәктәп – 62нче Белем бирү үзәге ачылачак. Габдрахман Әпсәләмов урамында урнашкан уку йорты 1501 укучыга исәпләнгән.

Мәктәпне 2022 ел башында төзи башлаганнар һәм 9 ай дигәндә эшләп тә өлгерткәннәр. Яңа уку елында барлыгы 40 сыйныфка укучылар җыялар. Башлангыч мәктәптә – 28 (728 бала), төп мәктәпкә 12 (312) бала кабул итәләр. Бу уку елында 8-11 сыйныфлар булмаячак.

Мәктәпнең уку һәм административ корпуслары, медицина бүлеге, 530 урынга исәпләнгән ашханәсе, 780 урынлык актлар залы, китапханәсе, зур һәм кече спорт залларын, ике өлештән торган бассейнны берләштергән спорт блогы бар.


Фикер өстәү