Татарстанда -29 градуска кадәр суытачак

Уртача һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Казанда температура нормасы -12 градус булырга тиеш. Дүшәмбе көнне килә торган салкыннар аркасында температура аномалиясе уртача температурадан 4 градуска түбәнрәк булачак дип көтелә.

Якындагы ял көннәрендә Татарстанда температура нормадан югарырак булачак. 13 февральдә көндез кар һәм юеш кар көтелә, аерым районнарда яңгыр явачак. Бозлавык һәм буран булырга мөмкин. Көндез термометрлар 0дән +3 градуска кадәр күрсәтәчәкләр.

14 февральдә көндез урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 7-12 градус салкын, аязганда -16 градуска кадәр булачак. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә.

Дүшәмбе, 15 февральдә, Республикада шактый суытачак. Төнлә -16..-21 градус, көндез -19 градус булыр дип көтелә. Бераз кар явачак. Төнлә урыны белән буран һәм җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 


Фикер өстәү