«Халык синоптигы»: «Бөтен суык язга калачак»

Якын киләчәктә кышкы зәмһәрир суыкларны бөтенләй сагынып искә алырга туры килмәгәе. Ник дигәндә, кыш елдан-ел җылырак килә. Белгечләр моны глобаль җылыну нәтиҗәсе дип саный. Балтач районының Янгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев исә быелгы кышның соңгы аен болай фаразлый: «Бөтен суык язга калачак!»

Быелгы гыйнварны шактый үзгә булды дип саный ул. Бу айга ясалган фаразларның күбесе рас килмәгән.

«Кыш уртасында дәвамлы суыклар булачак, дигән идем. Әмма бу фаразлар чынга ашмады. Чын кышкы салкыннар әле дә күренми. Быел хәтта хач ману көннәрендә дә салкын булмады – җепшек кар яуды. Бөтен суык язга калачак дигән сүз бу», – ди Әмир абый. Февраль, нигездә, җылы булачак. «Халык синоптигы» зәмһәрир суыклар февраль ахырында башланып, март уртасына кадәр дәвам итәр дип фаразлый. «Көннәр яз башында гына суытып калса ярый да. Табигатьнең кар эреп беткәч салкыннар белән куркыта торган гадәте бар. Шунысы куркыныч. Анысы уҗымнар өчен хәтәр», – ди Әмир Шәрәфиев. Яз исә вакытында килер дип фаразлый ул.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, соңгы берничә елда Татарстандагы һава торышына төньяк-атлантик циклон йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә уртача һава температурасы күтәрелә, явым-төшем арта бара. «Февраль аенда Татарстанда уртача 13 градус салкын булырга тиеш иде. Әмма ул 4–5 градустан да түбән төшмәде. Ял көннәрендә республикада айлык норманың өчтән бере күләмендә кар явачак. Юллардан болай да йөрерлек түгел иде. Хәзер бөтенләй мәхшәр булачак», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Глобаль җылыну аркасында бөтен Җир шары күләмендә табигать бәла-казалары да ешрак күзәтелә башлаган. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев китергән саннардан аңлашылганча, Россиядә уртача һава температурасы ун ел саен – 1,5 градуска, Җир шары күләмендә 0,2 градуска арта бара. «Глобаль җылыну тизлегеннән дә ике тапкыр күбрәк бу», – ди белгеч. Шул сәбәпле җир йөзендә давыл, җил, өермә кебек табигать бәла-казаларының да артуын искәртте. Җәй көне күзәтелгән чамадан тыш эсселәрне дә шушы глобаль җылыну белән бәйләп аңлата белгеч.

– Быелгы кыш бик үзенчәлекле. Кар катламы бик калын, явым-төшем явып кына тора. Тычканнар белән тукланучы ябалакларга быел аеруча кыенга туры килде. Карга чумып, шунда төн кунучы боҗыр, көртлек, суерларга мондый карлы кыш, киресенчә, файдага гына булды. Бүген кар катламының биеклеге 60 сантиметрга җитә. Моңа кадәр кар катламы 10 сантиметрдан артмаган кышлар да булды бит», – ди Юрий Переведенцев. Кошлар димәктән, быел Татарстанда карабүрекләр дә бик сирәк күзәтелгән.

Моның кадәр кар кайчан эреп бетәр икән соң? Синоптиклар анысын да фаразлаган инде. Кар апрельнең икенче ункөнлегендә яхшы ук эри башлар дип көтә алар. «Мартта кар катламы әллә ни үзгәреш кичермәячәк әле. Яз башы саналса да, кышның дәвамы да булып тора ул. Язгы җылы көннәр елдагыча 31 март – 3 апрель тирәләрендә башланыр дип көтәбез», – ди Юрий Переведенцев.

Сүз уңаеннан, Казан гыйнварда иң күп кар чистарту кораллары сатылган Россия шәһәрләренең беренче унлыгына кергән. «AliExpress» оешмасы белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кыш уртасында илдә кар чистарту коралларына сорау, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сигез тапкыр арткан. Иң күп эш коралы Мәскәү, Краснодар, Санкт-Петербург шәһәрләрендә сатылган. Казан әлеге рейтингта – тугызынчы.

Февраль аена халык сынамышлары

– Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

– Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.

– Февраль карга бай, апрель суга бай.

– Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.

– Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.

– Кар күп ятса, үлән калын булачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү