Танылган банк вице-президенты дустының күз алдында 11 нче каттан егылып һәлак була

Мәскәүдә фаҗигале шартларда «Локо-Банк» вице-президенты Кристина Байкова һәлак булган. SHOT хәбәр иткәнчә, 28 яшьлек кыз 11 нче каттан егылып төшкән.

Фаҗига 24 июньдә Байкованың Ходын бульварында урнашкан йортларның берсендә була. Кристина 34 яшьлек танышы белән ял иткән. Ир-ат кызның үзен кунакка чакыруын әйткән. Аның сүзләренчә, ул төнге өчләр тирәсендә тәрәзәдән очраклы рәвештә егылып төшкән. Моңа кадәр аларның спиртлы эчемлекләр куллануы билгеле.

Кристина Байкова «Локо-банк»та корпоратив клиентлар белән эшләү департаменты җитәкчесе булган. Хокук саклау органнары аның үлеме факты буенча тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү