Бер җырчы кызы белән тәрәзәдән егылып һәлак булган

“Росичи” төркеменең элекке солисты Елизавета Кутурова нәни кызы белән тәрәзәдән егылып һәлак булган.

Җырчы, “Росичи” төркеменең элекке солисты Елизавета Кутурова 5 яшьлек кызы белән 10 нчы каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта “Столица С” яза.

Фаҗига Саранск шәһәрендә булган. Портал мәгълүматларына караганда, башта – 34 яшьлек җырчының кызы, аннан соң – үзе тәрәзәдән егылып төшкән. Кутурова шундук һәлак булган, бала исән калган, хәзер ул реанимациядә.

Фаҗига алдыннан җырчы социаль челтәрдәге аккаунтын юкка чыгарган. Хәзер тикшерүчеләр әлеге хәлнең бәхетсезлек очрагымы-түгелме икәнлеген ачыклый.

Кутурованың ире бу вакытта Мәскәүдә булган. Якыннары җырчының үз-үзен тотышында бернинди дә сәерлек сизмәгән. Иренең әтисе сөйләвенчә, артист хәмер белән мавыкмаган, гомумән, гаилә әйбәт яшәгән.


Фикер өстәү