Газетага язылу

Казан метросы 2050 елга Көеккә кадәр сузылырга мөмкин

Хәзерге вакытта Казан метросында нибары 11 станция бар. Әмма 2050 елга шәһәрдә метроның тулы бер челтәре барлыкка килергә мөмкин. Inkazan басмасы Казанның 2040 елга кадәрге Генераль планын һәм Татарстанның Территориаль планлаштыру институты тарафыннан 2050 елга әзерләнгән фаразларны өйрәнгән.

Алдагы 25 елда Татарстан башкаласында 26дан алып 38гә кадәр яңа станция, өч метро линиясе барлыкка килергә мөмкин. Алар Азино, Республика клиник хастаханәсе, Көек һәм «Яңа Портовая» яңарту проекты территорияләренә кадәр сузылачак.

Бюджет кытлыгы шартларында 26 станцияле һәм 43 километр озынлыктагы юллардан торган вариантны тормышка ашыру ихтималы зуррак дип саныйлар. Бу проект шәһәрнең сул як ярындагы боҗралы линиягә басым ясый. Ул үзәк аша үтмичә генә торак районнарны үзара тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.

Иң көтелгән линия көньяк-көнчыгышка – «Дубравная» станциясеннән Республика клиник хастаханәсе ягына таба сузылачак. Ул «Гаилә» торак массивы һәм Горки-3 аша узарга мөмкин. Киләчәктә федераль финанслау табылса, линияне шәһәр читенә, Питрәч районының Көек авылындагы зур шәхси йортлар массивына кадәр озайту мөмкинлеге дә карала. Бу территориядә яшәүчеләргә уңайлы җәмәгать транспорты җитми.

Икенче метро линиясен төзү инде башланган. Ул Азино халкы өчен транспорт мөмкинлекләрен яхшыртырга тиеш. «Сахаров» станциясеннән соң линиянең «Җиденче күк» дип аталган перспективалы төзелеш территориясе аша Компрессор заводына яки «Акчарлак» аша яңа торак кварталларга таба дәвам итү вариантлары бар.

Шәһәрнең төньягында яңа линия Мамадыш трактындагы «Весна» торак комплексыннан башланып, гамәлдәге линия белән кисешәчәк һәм үзәк аша «Вахитово» станциясенә кадәр сузылачак. Аннары «Казан-1» вокзалы аша боҗра ябылырга мөмкин. Арча зираты янындагы һәм Совет мәйданындагы станцияләр төньяк районнарны Миллениум күпере һәм Ленин дамбасы аша узмыйча, шәһәрнең эшлекле үзәге белән тоташтырырга тиеш.

Көнбатышта исә ике линия Миллениум күпере һәм булачак Өченче транспорт дамбасы юнәлешендә узарга мөмкин. «Яңа Портовая» эре күчеп утыру узелына әверелер дип көтелә. Дәрвишләр бистәсе халкы өчен дә метро линиясен «Авиатөзелеш» станциясеннән озайту тәкъдим ителә. Бу шәһәр үзәгенә 15–20 минут эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирер иде.

Әлеге планнарның күбесе озак вакытлы перспективага карый, аларны тормышка ашыру финанслау мөмкинлекләренә бәйле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре