Газетага язылу

Татарстанда алкоголь куллану артуы буенча иң зур күрсәткеч теркәлгән

2026 елның сентябрендә Татарстанда кеше башына алкоголь куллану күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Россия төбәкләре арасында иң күпкә арткан. Бу хакта ТАСС Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Республикада бер кешегә исәпләгәндә саф спирт куллану күләме 2025 елның сентябрендәге 8,5 литрдан 9,63 литрга кадәр җиткән. Арту 11,8 процент тәшкил иткән.

Әлеге чорда алкоголь куллану күләме Россиянең тагын өч төбәгендә арткан.

Ленинград өлкәсендә күрсәткеч бер кешегә 7,75 литрдан 8,49 литрга кадәр күтәрелгән. Арту – 8,7 процент.

Яһүд автономияле өлкәсендә җан башына саф спирт куллану күләме 14,88 литрдан 15,4 литрга җиткән, ягъни 3,37 процентка арткан.

Карачай-Чиркәс Республикасында исә күрсәткеч 2,63 литрдан 2,73 литрга кадәр күтәрелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре