Татарстанда үсмер кыз әти-әнисе һәм егете белән ачуланышканнан соң 26нчы каттан ташланган

Тикшерүчеләр һәлак булган кызның дуслары, туганнары һәм укытучыларыннан сорау ала.

Чаллыда мәктәпкә укучы үсмер кыз 26нчы каттагы балкон тәрәзәсеннән егылып һәлак булган. Тикшерү идарәсе әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрә. “Татарстан 24” хәбәр итүенчә, алдагы көнне ул башта әти-әнисе, аннан соң егете белән ачуланышкан. Социаль челтәрләрдә хушлашу хаты язып калдырган. Шуннан соң инде күрүче булмаган. Хәзер тикшерүчеләр һәлак булган кызның дуслары, туганнары һәм укытучыларыннан сорау ала.

Соңыннан тикшерүчеләр ачыклаганча, кыз фаҗига булган йортта яшәмәгән. Бирегә ул еш кына яшьләр белән күңел ачарга килгән. Яңа төзелгән йорттагы җыештыручы әйтүенчә, яшьләр компанияләре биредә яшәүчеләрнең чыгырыннан чыгара.

“Биредә яшьләр бик еш була. Каттан-катка йөгерешеп йөриләр, кайдадыр утыралар, шау-шу, ыгы-зыгы тудыралар. Балконнар биек. Ялгыш кына егылып төшә торган түгел”, – дип сөйләп үткән ул телеканал хәбәрчесенә.
Һәлак булган кыз әйбәт гаиләдән булган, яхшы укыган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү