Татарстанда җир алучылар 50 процентка арткан

Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, апрель аенда барлык күчемсез милеккә ихтыяҗ март ае белән чагыштырганда 40 процентка диярлек арткан. Шул ук вакытта фатирга ихтыяҗ  – 30, шәхси торак йортларга – 38, җир кишәрлекләренә  – 50 процентка үскән.

Гомумән алганда, узган елдагы белән чагыштырганда, сатып алучыларның активлыгы өч тапкыр арткан! Идарә узган елның гыйнвар-апрель айларында күчемсез милек белән 30 мең чамасы алыш-бирешне теркәсә, быел инде бу сан 95 меңгә җиткән! “Халык үзизоляциядә утырырга мәҗбүр булган 2020 ел белән генә түгел, 2019 ел белән чагыштырганда да күчемсез милеккә ихтыяҗның кинәт артуын күзәтәбез. Пандемиягә кадәрге елда – 2019 елда беренче дүрт айда якынча 35 мең күчемсез милекне теркәгән идек. Быел бу сан 2,5 тапкырга артыграк”, – ди идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.


Фикер өстәү