Татарстан китап нәшрияты Ижауда узачак ярминкәгә чакыра

24- 25 май көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Ижау шәһәрендә узучы китап ярминкәсендә үзенең бай ассортиментын тәкъдим итә.

Әлеге чара “На родине П.И. Чайковского” әдәби фестивале кысаларында уза. Күргәзмәне үткәрү урыны: Гоголь бульвары. Үткәрү вакыты: 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Тәкъдим ителгән китаплар арасында өлкәннәр өчен дә, яшь китап сөючеләр өчен дә бик күп кызыклы әдәбият бар.


Фикер өстәү