Быел Әдәби Сабан туе Апас районында узачак   

11 августта Апаста Әдәби Сабан туе узачак. Китап сөючеләр бәйрәмендә «Әдәби марафон» катнашучылары, #авылымгүзәллеге һәм #сәламәтиртә проектлары финалистлары бүләкләнәчәк.   

Әдәби Сабан туе быел да республиканың төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән меңнән артык кунакны җыячак дип көтелә. Татнетны үстерү фонды башкарма директоры Раил Гатауллин сүзләренчә, соңгы өч кварталда әдәби марафончылар саны 1500дән артык булган. Алар арасыннан 1260 финалист Әдәби Сабан туена чакырулы.

– «Авылым гүзәллеге» проектында 20дән артык район һәм 2–3 төбәк катнашты. Аның максаты – татар авылларын саклау, аларның проблемаларына игътибар юнәлтү, яшьләрне авылга тарту. Быел бик актив катнаштылар, профессиональ дәрәҗәдә язылган язмалар булды. Шул язмаларны бастырып, җыентык чыгару турында да уйлар бар, – диде проект авторы.

Раил Гатауллин әдәби марафонда катнашучыларның дүрттән бер өлеше балалар булуын әйтте.

– Бу – шактый зур сан. Балаларда китапка карата кызыксыну уяткан өчен, әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетәбез. Шушы проектлар аша шактый шәхесләрне тәрбияләдек, үстердек, ныгыттык. Үз алдына максат куеп, шуңа ирешергә өйрәнгән ныклы рухлы татар шәхесләре саны әдәби марафон аша арта бара, – диде ул.

«Әдәби марафон»да иң актив катнашкан район – Саба (200дән артык кеше). Сабалылар бәйге башланып киткән вакыттан бирле беренчелекне бирми, ди.

–  Шулай ук Сарман районы бик актив катнаша башлады, өченче урында – Апас. Әдәби Сабан туеның бу районда үткәрелүе дә юкка түгел, чөнки иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары Апасның йөзек кашы булып тора, – диде Раил Гатауллин.

Әйтергә кирәк, әлеге проект үзебездәге татарларны гына түгел, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә үзенә җәлеп итә. Әдәби марафон узган барлык елларда 22 төбәктән катнашучылар булган. Пермь, Пенза, Чиләбе, Санкт-Петербург, иң актив катнашучылар Башкортстаннан, Чувашиядән, Киров өлкәләреннән икән.

Сабан туеның төп бәйгесе – Әдәби көрәш. Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Ихсанова сүзләренә караганда, ул ике яшь категориясендә – 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында алып барыла.

– Әдәби көрәш дигән вакытта шигырь яки әсәр язу түгел, ә язучыларның әсәрләрен сәнгатьле уку күздә тотыла. Иң беренче шуңа игътибар итәбез. Мәгънәви басымнарны дөрес итеп куеп, язучының, шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерен дөрес итеп җиткерү. Нинди әдәбиятка, шигъриятнең нинди төренә мөрәҗәгать итүе дә мөһим. Әдәби көрәштә үзләренең иҗаты белән катнашучылар да күп, – диде ул.

 


Фикер өстәү