9 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья китап яратучылар көне

Рәсми булмаган бу бәйрәм АКШта барлыкка килә һәм шунда ук башка илләрдә дә зур популярлык казана. Китап уку һәрвакытта да җәмгыятьтәге мәдәни үсешнең күрсәткече булып тора. 1995 елдан бирле ЮНЕСКО иң күп укый торган шәһәргә премия тапшыра, ә 2001 елдан Бөтендөнья китап башкаласын сайлый. Быел бу исем Гвадалахара шәһәренә бирелде.

Халыкара дөньяның җирле халыклары көне

1994 елның 23 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела. БМО мәгълүматлары буенча, дөньяда 370 млн нан артык җирле халык вәкилләре 90нан артык илдә яши. Алар Җир шарындагы халыкның 5 процентын тәшкил итә, шуларның 15 проценты планетагы иң хәерче яши торган кешеләр исәбендә. Җирле халыклар якынча 7 меңгә якын телдә сөйләшә.

Россиядә аз санлы җирле халыклар дип, ата-бабаларының җирендә яшәп, аларның гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен, һөнәрләрен саклаучы саклаучылар йөртелә. Безнең илдә аларның саны 50 меңгә җитә һәм алар үзләрен этник төркемнәр дип саныйлар. Алар арасында бигрәк тә Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр аерылып тора.

Рус флотының беренче җиңүе

Россиянең Хәрби Дан көне – Россия тарихында диңгездә беренче җиңү көне. 1714 елда Петр I җитәкчелегендәге рус флоты Гангут борынында шведлар белән булган бәрелештә өстенлек ала. Бу сугышта Россия XVI-XVII гасырларда яулап алынган рус җирләрен кире кайтару һәм Балтыйк диңгезенә чыгу өчен көрәшә.

 Кремль курантлары беренче тапкыр Россия Дәүләт гимнын башкара

1996 елның 9 августында, Борис Ельцинның икенче президент срогына инаугурациясе тантанасында Спас манарасыннан беренче тапкыр Россия гимны көе (ул вакытта Глинканың «Патриотик җыры») яңгырый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү