Быел «Әдәби марафон»да катнашмаган районнар билгеле

Татарстанның Аксубай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Ютазы районнары «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә катнашмаган. «Татарстан Республикасында яшәп тә, татарча китап укымаган районнар бар», — дип игълан итте алып баручылар бүген бүләкләү тантанасында.

Бөгелмә, Чүпрәле, Чистай, Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Лаеш, Нурлат, Тәтеш, Яңа Чишмә, Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Чирмешән, Әтнә, Мөслим, Баулы, Алабуга, Түбән Кама, Биектау, Азнакай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән марафонда 1-20 ләп кеше катнашкан.

Алып баручылар унөченче марафонда Австралиядән, Согуд Гарәбстаныннан, Санкт-Петербургтан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия Респбликаларыннан, Киров, Омск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан татарлар катнашканын әйтте. Аерым алганда, Киров өлкәсеннән ун кеше, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм төрле илләрдән 25 кеше катнашкан.

«Әдәби марафон»да өченче урынны — Балтач районы һәм Казан шәһәре, икенче урынны — Лениногорск, беренче урынны 246 катнашучысы белән Саба районы алды алды.

Җиңүчеләрне бүген төрле язучылар котлады. Язучы Равил Фәйзуллин 70 ләп китап язганын, бөтен гомерен әдәбиятка багышлаганын әйтте.

«Әгәр телем булмаса, хезмәтем дә булмас иде. Туган телдә сөйләүче һәркемне газиз милләттәшем дип саныйм. Туган телендә китап укучыны фикердәшем, дустым дип саныйм. Туган телемне укытып, бүтәннәргә ирештерүчеләрне туганнарым, кардәшләрем дип саныйм. Хәзер туган телдә сөйләшүче һәркем безгә газиз. Без моны элек аңламаганбыздыр, хәзер аңлап киләбез. Туган тел өчен көрәшергә кирәк», — диде.

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та чыгыш ясады. «Әдәбият булмаса, тел юк, тел булмаса, милләт юк, милләт юк икән, республика юк», — диде. «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллинга рәхмәтен белдерде. «Шушы эшеңне дәвам итеп, китап, әдәбият сөючеләр меңәрләгән, миллионнарга күтәрелсен! Ана теле — бөек тел!» — диде.

Рабит Батулла татар телен ана теле дияргә өндәде. «Бөтен төрки халыклар анам теле дип сөйләшә. Анам теле дияргә кирәк!» — диде.


Фикер өстәү