Марий Элдагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган

Марий Элда маршрутка һәм чит ил машинасы катнашындагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган.

Авария кичә кичке җидедә республиканың Звенигов районында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстаннан килгән «Тойота»ның 56 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан, машина тайгак юлдан шуып барган һәм Казан-Чабаксар маршруткасына килеп бәрелгән.

Көчле бәрелүдән соң, чит ил машинасы юл читенә төшеп киткән, ә автобус юлга аркылы әйләнеп капланган.

«Җиңел машина йөртүчесе алган яраларыннан урында ук вафат булган. Шулай ук автобус йөртүчесе һәм андагы дүрт пассажир имгәнгән. Табиблар аларга урында ук ярдәм күрсәткән, хастаханәгә алып китү таләп ителмәгән», — диделәр республика ЮХИДИ хезмәтендә.


Фикер өстәү