Яльчик янындагы давыл нәтиҗәсендә алты кешенең һәлак булуын ачыклаганнар

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә давыл нәтиҗәсендә һәлак булганнар санын атады. Көчле җил  Яльчик күле янында һәм Звенигов районындагы Таир күле янында агачларны аударган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, алты кеше һәлак була, шуларның өчесе – балалар. Тагын унҗиде кеше зыян күргән, җәрәхәтләнгәннәр арасында өч бала да булган.
Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Таир күле янында бер кеше имгәнгән. Яльчик күле янында алты кеше һәлак була һәм уналты кеше зыян күрә.
Үлгәннәрнең һәм зыян күрүчеләрнең барысы да табигатьтә палаткалар белән ял иткәннәр.

Марий Элда давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен 34 кеше, 12 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника.


Фикер өстәү