Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер егетнең гомере өзелгән

Татарстанның Нурлат районында югары тизлектә юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр иткән.

Авария кичә, кичке алтылар тирәсендә Егоркино авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада Гранта» машинасы сәгатенә 150 чакрым тизлек белән барган.

Алдагы машинаны узганнан соң, йөртүче идарәне югалта һәм машина юл читенә очып төшә.

«Йөртүче — егерме яшьләр чамасындагы егет — арткы тәрәздән очып чыкты һәм урында ук һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.

Пассажир урынында утырып барган егет — йөртүченең дусты, яшьтәше җитди зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Фото: Нурлат-информ

 


Фикер өстәү