Хуҗалык җитәкчесе: «Мондый елны күргән юк иде әле»

Безнең Балтач районында шундый берничә хуҗалык бар: кай­чан барсаң да язардай эшләре, күрсәтер яңалыклары булыр. Киров өлкәсе белән чиктәш урнашкан «Кызыл юл» хуҗалыгы – әнә шундыйларның берсе. Райондагы бөтен шәп яңалык иң беренче шушында барлыкка килә дисәм дә, арттыру булмас.

– Шикәр чөгендеренә кадәр үстереп карадык инде, – дип көлемсери яңалыклар турында сүз чыккач, хуҗалыкның баш агрономы Рәис абый Сафиуллин. – Бер яктан кызык, ә икенче яктан һәр яңалык зур игътибар сорый. Уңышлы булып чыкса, тырышлыклар бушка китмәсә, бик рәхәт анысы. Бөтен мәшәкатьләр онытыла… Соңгы елларда көзге культураларга зур өстенлек бирәбез. Быел да алар ышанычны аклады, уңышны мулдан бирде. Көзге бодай уртача 60,1 центнер уңыш бирсә, аерым басуларда уңыш 65 – 70әр центнер булды. Көзге арыш, язгы культуралар да сөендерде.
Тулай җыем, уртача уңыш буенча хуҗалык районда лидерлар сафында. Рапс һәм кукуруз уңышы буенча исә республикада да иң беренчеләр арасында. Рапс – соңгы елларда хуҗалыкның йөзе, маркасы дисәң дә, артык булмас. Күп тә игәләр, уңышын да ала беләләр. Быел да 420 гектарда үстергәннәр, уңышы да моңа кадәр күрелмәгәнчә булды, дип сөенәләр. Юкса күпләр рапсны, бик нәзберек культура, дип ташлап та бетерде. «Кызыл юл»лылар исә мәшәкатеннән курыкмый.
– Мондый елны күргән юк иде әле, – ди хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин да. – Бу минем генә фикер түгел, баш агроном Рәис абый Сафиуллин да, элекке колхоз председателе Наил абый Салихов та шулай ди. Быел бөтен нәрсә бердәй уңды. Бөртеклеләр дә, терлек азыгы культуралары да… Аның берсеннән рекордлы күрсәткечләр алынган еллар булган, әмма, әйткәнемчә, быелгыдай бөтенесе бердәй яхшы үскән, сөендергән ел булмаган.
Сөенү димәктән, бу урында хуҗалыкның элекке рәисе Наил абый Салиховның фикерен әйтеп китү урынлы булыр:
– Мин рәислектән киткәннән соң әллә ничә кеше эшләп китте. Гаепләп әйтүем түгел, берсе дә минем белән фикерләшеп, минем белән гел аралашып эшләмәде. Фердинанд беренче көннән үк диярлек миңа шулкадәр зур хөрмәт күрсәтә. Елына кимендә ике-өч мәртәбә басуларны әйләндереп алып кайта. Әллә кайчан эштән киткән кешене тагын берәр кайда, берәр кеше шушылай зурлый, хөрмәтли микән? Юктыр дим. Эшләре дә бик яхшы бара.
– Иң озак еллар баш белгеч булып эшләгән, игенчелекне үстерүгә зур хезмәте кергән Рәис абый Сафиуллинның шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилее бит әле, – ди Фердинанд Нургаянович. – Аның турында никадәр мактап язсаң да, урынлы…
Рәис абый – күптәнге таныш. Кайчан шалтыратсаң, нинди генә сораулар белән аптыратсаң да, һәрчак теләп җавап бирә торган агрономнарның берсе. Үз эшенә шулкадәр бирелгән, бик җаваплы карый торган, бик гади, ихлас һәм искиткеч сабыр кеше. Әңгәмә өчен дә бик җайлы кеше ул. Ипләп кенә сиңа кирәген әйтә. Дөрес, эш күрсәтәм дип мактану гадәте юк (ярый әле хезмәтләре вакытында тиешенчә бәяләнгән: мактау таныклык­лары да күп, «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исеме дә бар).
Чутайның үз егете ул. Мәктәп тәмамлагач, Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном белгечлеге алган. Күрше Малмыж районында орлыкчылык агрономы булып эшләгән, армия хезмәтеннән соң ике ел Себердә яшәгән. Гаилә хәле буенча авылга кайткан егет әнә шул елдан бирле – 34 ел туган авылында агроном булып эшли. Шуның 31 елын – баш агроном.
– Арада иң авыры кайсы ел булды? – дип сорамый кала алмадым.
– 2010 ел, – ди ул. – Безне ул елны Киров кына коткарды. Терлекләр ач кала иде… Ярый әле, башкалар ташый башлаганчы, алданрак уянып, аяк киенеп калдык. Юкса тагын да авыр хәлдә кала идек…
Хәер, һәр елның, һәр фасылның барыбер үз проблемасы чыга инде аның. Шуңа да авыл хуҗалыгы бит ул. Рәис абый кебек зарланмый эшләсәң генә… Дөресе шулай, кайчан шалтыратсаң да, «була, әйбәт»тән башка сүз ишетмәссең аннан. Тормыш иптәше Әлфинур белән берсен-берсе тулыландырып, авыл өчен җан атып, бик матур пар булып яшиләр. Әлфинур да шушы хуҗалыкта 30 елга якын баш бухгалтер булып эшләп, лаек­лы ялга чыккан. Илгә-көнгә игелекле тәртипле балалар үстереп, бүген оныклар өчен кадерле әби-бабай булып, үзләре тудырган муллыкта бәрәкәтле гомер кичерәләр.

Менә ул тынгысыз хезмәтнең бер җимеше: «Үзеңнән ике тапкыр биегрәк үскән кукуруз басуларын күреп, күңел сөенә», – ди Рәис Сафиуллин.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү