Газетага язылу

Татар кызы Халыкара матурлык бәйгесендә җиңү яулады

Казаннан Карина Абдуллина World Next Top model 2026 халыкара матурлык конкурсында дөньяның иң чибәр йөзле кызы дип танылды һәм Miss best face-2026 титулын яулады.

Татар кызы Халыкара матурлык бәйгесендә җиңү яулады
Фото: Карина Абдллинаның социаль челтәрдәге битеннән

Карина конкурста Татарстан данын яклады. Финал Бәйрутта узды. Таҗ өчен 30 илдән 60 кыз көрәште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

World Next Top Model 2026 бәйгесендә катнашучылар ике образ тәкъдим иттеләр: фирма күлмәкләрен һәм дизайнер теккән кичке күлмәкләрне. Конкурстагы иң төп титулны шулай ук Россия вәкиле — Мария Исаева алды.

Карина Татарстанның Азнакай районында туган. Узган ел ул Miss Tourism Universe конкурсында дөньяның иң матур ун кызы арасына кергән иде. Шулай ук Карина абруйлы Miss Best Body 2025 титулы иясе.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре