Газетага язылу

«Чили» кыяры

Сания Кәримова рецепты

Кирәк: 1,5 кило кыяр, 200 мл су, 1 аш кашыгы (30 г чамасы) тоз, 50 мл аш серкәсе (9 процентлы), 100 мл үсемлек мае, 300 г «Чили» кетчубы, 1 баш сарымсак.

 

Кыярларны боҗралап турап, кәстрүлгә салабыз. Су, кетчуп, үсемлек мае, аш серкәсе, тоз өстәп, кайнатып чыгарабыз. Сарымсак турап салабыз. Сүрән утта 10 минут чамасы (кыярның төсе сыек яшелгә әйләнгәнче) кайнаткач, парландырылган банкаларга тутырабыз. Тимер капкач белән борып ябабыз да, астын өскә әйләндереп, банкаларны калынрак әйбер белән каплап куябыз.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре