Газетага язылу

Яшькә карамый: буын авыруларыннан ничек сакланырга

Җир шарында яшәүчеләрнең 30 проценты буын авыруларыннан интегә. Гадәттә, ул картлар чире буларак кабул ителсә, хәзер яшьләр арасында артуы белән хафага сала. Буын авыруларыннан ничек сакланырга һәм аның турында нәрсәләрне белеп торырга?

Нигә яшәрә?

Картлар чире дип саналган буын авырулары нигә елдан-ел яшәрә? Соңгы вакытта тормыш зур тизлек белән ага. Тиешенчә дөрес тукланырга, йокларга вакытыбыз җитми. Яшьләр арасында бик популяр булган экстремаль спорт төрләре дә буыннарны бик тиз эштән чыгара. Шулай ук аз хәрәкәтләнү, коронавирус та буын авырулары артуга сәбәп булды.

Хәзер күпләр сәламәт яшәү рәвешенә игътибар итә башлады, спорт белән шөгыльләнүчеләр артты, монысы – бик күңелле күренеш, әлбәттә. Әмма бернинди әзерлексез спорт залында дөрес шөгыльләнмәү буыннар өчен зур сынауга әйләнә. Артык тырышу соңрак авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Гомумән, буын авырулары булганнарга спорт белән шөгыльләнүне табиб белән киңәшләшүдән башласалар яхшырак.

Ничек аерыла?

Буыннар авырта башласа, гадәттә, үзебез яки башкалар тиз генә «диагноз» куя: артрит яки артроздыр, дибез. Киң таралган буын авырулары өчәү. Артрит, артроз һәм остеопорозның бер-берсеннән аермалары бар һәм аларны белеп тору комачау итмәс.

Артроз вакытында буыннар арасындагы кимерчәк сафтан чыга. Шунлыктан хәрәкәтләнү авырлаша, буыннарда кискен авыртулар барлыкка килә. Артроз еш кына өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә, әмма хәзер яшьләр арасында да арта.

Артрит вакытында буыннар авыртудан тыш, анда кызарган урыннар барлыкка килә, температура да күтәрелергә мөмкин. Ул организмга инфекция эләксә, иммунитет какшаса, матдәләр алмашы бозылса килеп чыга. Аның подагра, ревматоидлы артрит, реактив артит кебек төрләре бар.

Остеопороз булганда сөякнең ныклыгы кими, ул уалучанга әйләнә. Яшәү рәвеше, физик активлыкның кимүе, организмның картаюы моңа сәбәп булырга мөмкин. Күп очракта кеше мондый авыруның үзендә булганлыгын белмәскә дә мөмкин, аның барлыгын, гадәттә, сөяк сынгач кына беләләр.

Буынга коллаген кирәкме?

Соңгы вакытта бик популяр булган коллаген сөякләр, тән тиресе, тырнак, кимерчәк ныклыгы өчен җавап бирә. Организмга эләккән аксым аминокислоталарга таркала, алар коллагенга әверелә. Желатин – 80 проценты шундый кисәкләргә вакланган терлек аксымы. Өйдә әзерләнгән койка (холодец) да – коллаген чыганагы.

Ризыкны төрләндереп, дөрес тукланып торганда сау-сәламәт кешегә өстәмә коллаген кабул итү кирәк тә булмаска мөмкин.

Авыруны кисәтү буенча киңәшләр

– Рационны төрләндереп торыгыз, дөрес тукланыгыз.

– Спорт белән шөгыльләнгәндә, физик эш эшләгәндә чаманы белегез.

– Йогышлы авырулардан, салкын тиюдән сакланыгыз. Авыруны аяк өсте уздырмагыз, ахыргача дәваланыгыз. Ангина белән кариес та инфекцияле авырулар исәбендә, шуңа игътибарлы булыгыз.

– Буыннарны туңдырмагыз, һава торышына ярашлы итеп киенегез.

– Имгәнүләрдән сакланыгыз.

– Күбрәк чиста су эчегез, йокыгызны туйдырыгыз.

– Гәүдә авырлыгына игътибарлы булыгыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре