Газетага язылу

Солылы сөт булышты

Озак еллар ашказаны җәрәхәтеннән интектем. Соңгы вакытта солы белән сөттән ясалган төнәтмәнең файдасын күрдем.

Аны әзерләүнең бер кыенлыгы да юк. Бер литр сөткә бер стакан солы салып кайнатып чыгарам да шуны бик сүрән утта 40 минут төнәтәм. Аннары сөзәм һәм ашарга ярты сәгать кала җылы килеш яртышар стакан эчәм. Ике ай дәвамында көн саен шушы солылы сөтне эчтем. Син күр дә, мин күр: авыруым басылды бит! Әмма бер шарты бар: алдагы көнне калган сөтне икенче көнне эчүнең файдасы юк. Шуңа һәр көнне яңаны әзерләп эчәргә кирәк.

Дания Гыйззәтова. Мамадыш

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре