Сәбәбе нидә?
Сару кайнау – ашказаны согы белән кислотасы тәэсирендә үңәчнең лайлалы тышчасы ялкынсынудан барлыкка килгән халәт. Ул ашказанындагы әче сыеклык үңәчкә килеп эләккәч барлыкка килә. Еш кына күп итеп ашаганнан соң, бигрәк тә майлы яки әче камырдан әзерләнгән ризыклар кулланганда борчый. Сару кайнау ашкайнату системасындагы хилафлыклар гастрит, ашказаны җәрәхәте кебек авырулар турында кисәтә торган билге дә булырга мөмкин. Ашкайнату системасы органнары эшчәнлеге бозылганда (ГЭРБ), ашказанында бүсер булган, үт куыгы ялкынсынганда да күпләр (холецистит) сару кайнап интегә.
Озакка китсә, нишләргә?
Сары кайнау күбрәк ашап, әллә нигә бер генә кабатланса, куркырга кирәкми. Әмма ул еш һәм даими рәвештә кабатланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сару кайнау белән беррәттән хәлсезлек, ютәл, аппетит югалу, күңел болгану, тир бүленеп чыгу күзәтелсә, күкрәк турысында авырту борчыса, үтәр әле, дип йөрергә ярамый.
Сода булышамы?
Сару кайнаганда сода куллану, чыннан да, булыша сыман. Әмма ул аны вакытлыча гына басып тора, әмма авыруны дәваламый. Сода белән артык мавыгу хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин.
Сару кайнауны дәвалаганчы аның сәбәбен ачыклау мөһим. Әгәр күп ашаудан булса, туклануны көйләмичә, әгәр ул ашкайнату системасы авырулары билгесе булса, табиб билгеләгән дәвалану ысулларыннан башка котылып булмаячак. Сару кайнаганда сөт, бәрәңге, кесәл, суда пешкән ботка, әче булмаган җиләк-җимешләр, майсыз ит, пешкән яшелчәләр ашарга киңәш ителә. Бөтнек куллануның файдасы бар, әмма бу кыска вакытка гына ярдәм итә. Сару кайнамасын дисәгез, көненә 4–6 тапкыр аз-азлап ашарга, кайвакыт диета да тотарга туры килергә мөмкин. Майлы, кыздырылган, ачы ризыклар, каһвә, шоколад, цитруслар ашаудан тыелып тору яхшырак булыр.
Кайнамасын, дисәң
Сару кайнамасын өчен ризыкны аз-азлап һәм яхшылап чәйнәп ашарга, ашауга ук урынга ятмаска киңәш ителә. Гәүдә авырлыгына да игътибарлы булырга кирәк. Елга бер мәртәбә гастроэнтерологка күренеп, ФГДС үтү дә файдага булыр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез