Газетага язылу

Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» фестивале уза

Шәл бәйләү осталарын берләштерә торган фестиваль 15 августта 11.00 сәгатьтә Балык Бистәсе районы үзәгендә үтәчәк.

Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» фестивале уза
Автор фотолары

“Бистә шәле” быел дүртенче тапкыр уза. Оештыручылар - Татарстан мәдәният министрлыгы, Балык Бистәсе районы хакимияте, Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы. Катнашучылардан гаризалар 7 августка кадәр кабул ителә. Фестивальгә әзерлек хакында журналистларга сөйләделәр.

   “Катнашучылар саны елдан-ел арта. Узган ел да фестивальгә Оренбург өлкәсе шәл бәйләүчеләре килде. “Бистә шәле” - ул Балык Бистәсе районы бренды булып санала һәм фестивальне уздыру әлеге җирлеккә беркетелде. Шәл бәйләү - халкыбызның борынгы һөнәрләренең берсе. Һәм әлеге чарага без төрле буын кешеләрен чакырып калабыз,”-дип белдерде журналистларга Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова.

    “Бистә шәле” фестивалендә “Бистә ярминкәсе”, һәртөрле мастер-класслар, “Креатив шәл”, “Үзем аялыйм, үзем эрлим” конкурслары узачак. Казаннан артистлар да чакырылган. Фестиваль кунаклары алдында Рөстәм Закиров, Асыльяр, Зөһрә Вәлиуллина чыгыш ясаячак. Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина белдергәнчә, районда шәл бәйләү Күгәрчен авылыннан чыккан. Биредә хәзер дә бала-чагадан алып өлкән әбиләргә кадәр бәйлиләр. Борынгы һөнәрне буыннан-буынга калдыралар. Осталар шәл бәйләү серләрен яшьләргә дә өйрәтә.

 Матбугат конференциясендә Күгәрчен авылының иң оста шәл бәйләүчеләре дә катнашты. Алар журналистларга шәл бәйләү тәртибе хакында сөйләде. Кәҗә мамыгын Ростов, Оренбург  якларыннан кайтарталар икән. Чөнки шәлгә яраклы йон бирүче кәҗәләр безнең як шартларында үсми. Бер шәл бәйләү өчен 400 грамм әзер йон кирәк. Ә шәлнең сыйфатлымы, түгелме икәнен ничек белергә? Нәкъ уртасыннан аз гына мамыгын тотып карарга кирәк. Сыйфатлы булса шәл кулдан төшеп китми. Ә инде көя тимәсен дисәң, аны 3 литрлы банка эчендә сакларга кирәк. кыш көне буранда урамга алып чыгып аз гына тотып алсаң, селкеп җибәрүгә ул мамыкланып күпереп китә. Шәлне бәйләргә өйрәнергә теләүчеләргә бар серләр фестивальдә ачылачак.

    Чараның тагын бер үзенчәлеге - биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу максатыннан аерым мәйдан булдырылачак. Анда токмач кисәргә, үлән чәйләрен тутыру  эшләрендә катнашырга мөмкин.

               

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре