Әти-әниләр чатына килгән шушы кыска хәбәр тыныч кына торган умарта күчен туздырып җибәрдемени? Ничә сәгать буе каникулның тиз узуы, җәйгә укырга бирелгән китапларның ачып та каралмавы, кием-салым түгел, әле каләм-дәфтәрләр дә алынмавы турында языша әниләр. Ярар, болары – бер хәл. Көндезге 11 гә кадәр йоклый, аннары караңгы төшкәнче урамнан алып кереп булмый торган балаларны ничек режимга кертәсе? Сездә дә шундый хәлләрме?
Беренче сыйныф: курку белән көрәш – төп әзерлек
Балаларын беренче сыйныфка озатачак әниләргә шуны әйтеп куясы килә: сез дә мәктәпкә «укырга» керәсез. Әлбәттә, контроль дә, өйрәтү дә, терәк булу да кирәк. Әмма беренче көннәрдән үк мөстәкыйльлек турында онытмагыз. Бүгеннән үк балагызның зур үсүе, үз эшләренә үзе җаваплы булачагы, ләкин сезнең һәрчак янәшә икәнне һәм ярдәмгә әзер торуыгызны әйтегез. Аларны нәрсә борчыганны белеп торыгыз. Мәктәп ул күңел ачып йөрү урыны түгел. Шул ук вакытта икенче өй кебек якын урынга әйләнә, дип аңлатыгыз. Иң мөһиме: үз борчылуларыгызны, куркуыгызны сиздермәгез, балалар аны күзләрдән аңлый. Кичә генә балалар бакчасында курчак-машиналар белән уйнаган балагыз, портфель асып, мәктәпкә юл алачак. Ләкин шушы бер ай эчендә сез уен аша да мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт уята аласыз.
Каникулдан – укырга
Мәктәп белән таныш балалар өчен 3 ай каникул бик аз. Ләкин белгечләр фикеренчә, сыйфатлы ял өчен 2 ай вакыт та җитә. Хәзерге заман балаларының ел буе дәвам итә торган тынгысыз режимын күз алдына китергәндә аларның фикере белән дә килешеп була. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ялы да кирәк, белем алу күнекмәләре дә. Уку башлангач, өйдәге бар кешенең кәефен төшереп, балагыз яңа уку елын елап каршы алмасын өчен, режимны бүгеннән үк көйли башларга кирәк. Көн саен 5–10 минутка булса да иртәрәк уята башлагыз. Ачуланудан мәгънә юк. Матур сүзләрне кызганмагыз. Мәктәп турында да кызыклы хатирәләрне барлагыз. Укуга карата булдыра алганча уңай мөнәсәбәт корыгыз, балагыз сезнең дә янәшә икәнлекне тойсын.
Сезнең тынычлык – төп нигез
Балалар белән без дә үсәбез, җәмәгать. Әле кайчан гына чәченә ак бантик бәйләп, мәктәп бусагасын атлаган сабый инде чыгарылыш сыйныф укучысы булырга да әзерләнә. Бу уку елында БДИ тапшырудан тыш, булачак һөнәрен дә сайлыйсы бар. Быел балаларыгызга рухи ярдәм аеруча кирәк. Психологлар да: «Иң зур ярдәм – балага ышану. Сез аңа терәк булырга тиеш», – ди. Кызганыч, кайвакыт әти-әниләр үзләре дә аңламастан, балага тагын да ныграк басым ясый. «Быел имтиханнар бирәсең бар, алар синең бөтен гомереңне хәл итә» кебек сүзләр әйтмәгез. Киресенчә, аның нинди белемле булуы, яхшы укуы турында кабатлап торыгыз. Балаларыбыз бездән күпкә акыллы һәм зирәк. Зурларча ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкмагыз.
Әти-әниләргә биш киңәш
1. Балагызны башкалар белән чагыштырмагыз.
2. Бала хата ясарга хаклы. Хаталарны вакытында төзәтергә өйрәтегез.
3. Укытучыларның бер генә кимчелеген дә балалар янында сөйләшмәгез. Бала шуларны эзли башлый. Мәктәп чоры – тормышның бер өлеше генә, аны яратырга өйрәнергә кирәк.
4. Баланың хисләрен кире какмагыз. Сезнең белән уртаклашырга теләве – зур бәхет.
5. Ачу чыккан вакытта үзегезне тынычландырырга өйрәнегез. Күңеле тыныч әти-әниләрнең балалары да шундый була һәм үз-үзенә күбрәк ышана.
Мәктәпкә бала белем алырга, дуслар табарга, үсәргә дип килә. Ул аны сынау урыны түгел. Һәм бүген мәктәпкә барырга 1 генә ай калды, дип түгел, ә алда җәйге ялларның тулы бер ае бар, дип сөенегез. Режимга да керергә, мәктәп өчен барлык кирәк-яракларны алырга да өлгерерсез. Иң мөһиме: ял итәргә, вакытны гаилә белән күңелле һәм файдалы уздырырга онытмагыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез