Газетага язылу

Карбыз хикмәте

Тәмле генә түгел, файдалы да ул. Организмга авыр ризыктан ял итәргә булыша карбыз. Тәмле диета, дөрес тотканда, тиз арада ябыгу мөмкинлеге бирә. Диетолог Альбина Хөсәенованың киңәшләрен тәкъдим итәбез.

 

Атнасына бер тапкыр. «Бушану» көненең төп шарты – көн дәвамында фәкать карбыз белән генә туклану. Норма буенча, чама белән 1–1,5 кило карбызны көненә 4–5 тапкыр ашарга кирәк. Шул ук вакытта газсыз чиста су эчәргә. Ләкин бөерләргә авырлык китермәс өчен, тәүлегенә 1–1,5 литрдан арттырмаска.

 

Карбыз белән генә чикләнә алмаучылар аксымлы ризыклар да өсти ала. Карбыздан тыш, көненә 300–400 г чамасы майсыз эремчек яки тавыкның түш итен (100–150 г) ашарга мөмкин. Аксым чыганагы – эремчек белән ит ачыгу хисен юкка чыгара. Ләкин мондый диетаны атнасына бер көн генә тотарга кирәк.

 

Шулай ук көн дәвамында диетик ризыклар (камыр, сөт ризыклары, тәм-том, ит кертмичә) белән тукланып, кичен карбыз гына ашап куярга да мөмкин.

Файдасы нидә? Сусыллыгы һәм витаминнары ягыннан чын мәгънәсендә чемпион булып саналучы карбыз 90 процентка судан тора. Бу аны сидек кудыра торган бик көчле продуктка әйләндерә. Кан басымы югары булудан интегүчеләргә аеруча файдалы. Сидекне кудырып, кан басымын көйләү һәм кәефне яхшырту мөмкинлеге бирә.

 

Карбыз шулай ук организмнан кирәкмәс матдәләрне чыгарырга ярдәм итеп, бөер һәм бавырга уңай тәэсир ясый. Калориясе дә бик аз (100 граммга нибары 30 ккал). Җиңел үзләштерелә, көч өсти торган фруктозадан һәм эчәкләр өчен үтә кирәкле клетчаткадан тора.

 

Моннан тыш, карбыз витаминнарга бай. 100 граммы С витаминына тәүлеклек ихтыяҗны – 9 процентка, А витаминына ихтыяҗны 11 процентка каплый. Магний нерв системасы, кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Ә ликопин дигән антиоксидант йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Сүз уңаеннан, карбызда ликопин матдәсенең помидордагыга караганда 40 процентка артыграк булуын әйтеп үтик.

 

Кемгә ярамый? Диабеттан (карбызның шикәре күп булганлыктан, авыруны көчәйтергә мөмкин), бөер (күп сыеклыкны чистартып чыгарырга туры килә), ашказаны-эчәк авыруларыннан (бигрәк тә гастрит яки җәрәхәт көчәйгәндә) интегүчеләргә карбыз диетасын куллану киңәш ителми.

 

Бу мөһим! Хәлсезлек, баш әйләнү сизсәгез, диетаны шундук туктатып, гадәти туклануга күчегез. Төп максатның ничек тә авырлыкны ташлау түгел, бәлки организмны сәламәтләндереп җибәрү икәнен онытмагыз.

 

100 грамм карбыз нибары 6–8 грамм углеводтан тора. Чагыштыру өчен: алмада ике тапкыр күбрәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре