Рольләрне алышыгыз
Августның бер кичендә балаларыгыз – сезнең урында, ә сез алар урынында булыгыз. Кичке ашка нәрсә ашарга икәнне, ничәдә йокларга ятасын, вакытны ничек уздырасын алар хәл итсен. Ә сез тыңлагыз һәм шуннан рәхәтлек алыгыз. Беренчедән, балаларыгызны яңа яктан ачарсыз. Икенчедән, ял итәрсез.
Монда һәм хәзер ял итегез
Ярты көн генә булса да телефонсыз ял итә аласызмы? Әйе, хәтта фото-видеога төшерү өчен дә алырга ярамый аны! Бер-берегезгә карагыз, кояш баешын күзәтегез, сөйләшегез. Шушы вакыт мәңге исегездә калачак, чөнки сез аны камерага түгел, ә күңел түренә яздырачаксыз.
Истәлеккә
Зур банка алыгыз да августның һәр кичендә шушы көннең иң якты мизгелен яки берәрсенә рәхмәт сүзе язып салыгыз. 31 август көнне шул язганнарны укып чыгыгыз. Бу мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә җәйнең бушка узмаганын да аңларга ярдәм итәр.
Тәмле булсын
Ял көнендә кулинар бәйге уздырыгыз. Әйтик, һәр кеше (әни+бала һәм әти+бала берләшеп) ниндидер ризык пешерү өчен 5 ингредиент ала һәм шуннан ашарга әзерли. Интернеттан карарга да, өстәмә ингредиентлар кулланырга да ярамый. Әзер ризыкны күзләрне бәйләп ашап карыйсыз.
Яңа урын
Бер көнегезне беркайчан да күрмәгән урынга (парк, башка шәһәр, табигатьтәге берәр матур җир) баруга багышлагыз. Яңа җирдә ял итү дә онытылмаслык хатирәләр калдыра. Бер көнлек кенә кыска сәяхәт булса да, һәр мизгелен кызыклы итеп уздырырга тырышыгыз.
Җәй ядкаре
Урманда (болында, елга буенда, паркта) быелгы җәйнең символы булырлык берәр әйбер табыгыз. Төсле ташмы ул, чәчәкме, агач ботагымы – иң мөһиме: сезгә узып барган җәйне искә төшереп торырлык булсын. Аны өегезгә алып кайтыгыз.
Август җәй ахыры булса да, тормышның финалы түгел. Аны алда киләчәк матур көннәргә күпер буларак кабул итегез. Елмаеп искә алырлык булсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез